Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рухы белән көчле иҗат кешесе ул Андрей

Бүген Зәй үзәк китапханәсендә Андрей Кузьминның «Туган як киңлекләре» дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды.

Андрей Кузьмин физик мөмкинлеге чикле булса да, үз куллары белән һәркемне таң калдырырлык якты, матур картиналар иҗат итә. Ә бит аңа ике кул бармаклары гарип булган кулына пумала тотып рәсем ясау җиңел бирелмидер. Алай гына түгел, ул шигырьләр дә яза, матур итеп җырлый да. Иҗат белән яшәү — аның тормыш рәвеше. Ә ул тормышны яратып, янып-ялкынланып яши. Мәктәп елларында үзен бер шөгыльгә багышларга теләп, кулына пумала ала. Башта интернеттагы картиналарны күчереп ясаса, аннан шомара барып, тәҗрибәле рәссамнәр киңәшләрен истә тотып, туган як табигатен төшерергә алына. Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сараенда Лилия Кузьмина җитәкләгән «Зәңгәр песи» рәсем студиясенә йөреп, осталыгын арттыра.

-Кошлар сайравы, елга чылтырап агуы, агачлар шаулавы — шушы серлелекне, әлеге табигать тавышларын, матурлыгын картиналарымда чагылдырасым килде, — ди Андрей.

Ул без гади генә әйберләрдә дә күрә алмаган матурлыкны картиналарында яктырта. Андрей пумала белән ышанычлы һәм оста эшли. Бер картинага аның өч көннән алып ун көнгә кадәр вакыты уза.

-Картина төшерергә алынганмын икән, мин инде бар көчемне, хыял-фантазиямне шуңа салам. Баштарак акрил буяулар белән картиналарымны ясасам, соңгы вакытта майлы буяуларга өстенлек бирәм. Майлы буяулар белән эшләү миңа кызыграк, — дип сөйли егет.

Күргәзмәдә Зәй районының күркәм табигатенә, авыл көнкүрешенә багышланган эшләре урын алган. Тәкъдим ителгән картиналар арасында пейзажлар, натюрмортлар, хайваннар сурәтләре өстенлек итә. Болар барысы да Андрей Кузьминның безнең белән уртаклашырга теләгән искиткеч дөньясын ача. «Питрау чибәре», «Сабантуй чибәре» бәйгеләрендә катнашып җиңү яулаган сеңлесе Ангелинаның портретын керәшен киемендә ясаган.

Андрей Урта Баграж авылында туган. Баграж җирлегеннән башлангыч алган егетнең картиналар күргәзмәсе узган ел Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә дә оештырылды.

-Туган шәһәрем Зәйдә бу — минем күптән көтелгән беренче картиналар күргәзмәм. Күргәзмәне оештыручыларга, миңа һәр эшемдә терәк булган әти-әниемә, әбиләремә, туганнарыма рәхмәтлемен. Алга таба планнарга килгәндә, күптән түгел Сарсаз-Багражда чиркәү ачылды. Мин аны башлангыч халәттә рәсемгә төшереп тарихта калдырдым инде. Хәзер яңа чиркәүне төшерү планы белән янам, — ди Андрей.

Урта Баграж китапханәчесе Мария Князева кичәдә матур җыр башкарды.

-Мин авылда китапханәче булып эшлим. Авылыбызда үткәрелгән чараларда Андрей бик теләп катнаша, бер генә чара да аннан башка узмый, — дип рәхмәтен белдерде ул.

Рәссамны күргәзмә ачылуы белән котларга якыннары, туганнары, авылдашлары, дуслары килде. Андрейга карата бик күп җылы, ихлас сүзләр яңгырады. Кичәдә Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Виктор Хрулев, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам-скульптор Фазыл Шиапов,  агачтан әйберләр ясаучы сынчы Равил Әхәтов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Петр  Тимаськов һәм үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина чыгыш ясап, Андрей Кузьминның картиналарындагы ихласлылыкны, аның чынбарлыкны һич тә бизәмичә, ничек бар шулай гади һәм дөрес итеп сурәтли алуын ассызыкладылар, аңа уңышлар теләделәр.  Кичә матур җыр, чыгышлар белән үрелеп барды.

Күргәзмә 1 декабрьгә кадәр эшләячәк. Бу мавыктыргыч матурлык дөньясына чумып, күңелегезгә яңа тәэсирләр һәм илһам бүләк итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев