Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рухи зыян компенсациясе түләттерелә

Зәй районы суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер ханым аларга эш бирүченең рухи зыян китергән өчен компенсация түләү турында суд карары булуын белдереп мөрәҗәгать итә. Рухи зыян компенсациясе 175 мең сум белән исәпләнә.

Ханым җаваплылыгы чикләнгән бер ширкәттә озак еллар эшли. Хезмәт вакытында төрле җитештерү зыяны факторлары нәтиҗәсендә һөнәри авырулары барлыкка килә. Әлеге авыру сәбәпле аңа 30 процент хезмәткә яраклылыкны югалту дәрәҗәсе чикләнмәгән вакытка куела.

Суд приставы әлеге мөрәҗәгать буенча ширкәт җитәкчесе белән очраша, башкарту эше кузгатылуын әйтә, суд карарын үтәмәгән очракта нинди кыенлыклар алдында калу ихтималын аңлата. Әмма җитәкче кисәтүгә игътибар бирми, шуның белән аның бурычы арта бара. Суд приставы башкарма эш буенча 12 мең сум тотып калу һәм банк счетларына арест салу карары чыгара.
Эшнең җитди булуын аңлаган җитәкче, ханымга рухи зыян компенсациясен тулысынча түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев