Рухи ял алдылар
Зәй үзәк китапханәсендә даими төстә төрле күргәзмәләр, күчмә музей, яңа китапларны тәкъдим итү чаралары оештырыла. Бу көннәрдә китапханәгә кунакка “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр булды.
Алар декоратив-гамәли сәнгать эшләре күргәзмәсен яратып карады. Әлеге эшләр осталар Равил Әхәтов һәм Вячеслав Ботунов тарафыннан тәкъдим ителә.
Үзәктә ял итүчеләр арасында зәйлеләр генә түгел, башка районнардан килүчеләр дә бар иде. Алар барысы да китапханә хезмәткәрләренә рухи ял оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев