Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирергә чакыра

15 апрельдән киләсе елда төзекләндерелергә тиешле объектлар, иҗтимагый киңлекләр урыннарын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын проектта актив катнашырга чакыра.
Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша Татарстан халкы үзләре теләгән паркларны, скверларны һәм башка шәһәр мохите объектларын сайлый, шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын билгели ала. Тавыш җыйган объектлар иң беренче булып яңартылачак.

"Республикага җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә бүлеп бирелә торган акча күләме тавыш бирү нәтиҗәләренә, шул исәптән катнашучылар санына да бәйле булачак. Бу - бик яхшы проект. Әлеге эш сыйфатлы тормышка ашырылыр дип өметләнәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тавыш бирү 31 майга кадәр дәвам итә.

Фото: Татарстан Республикасы Рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев