Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан - Россиянең терәк субъекты

Бүген Татарстан - Россия Федерациясенең терәк субъекты, алдынгы, икътисади яктан алга киткән төбәк. Безнең казанышларның нигезендә барлык буын татарстанлыларның фидакарь хезмәте, республикага тугрылыгы ята. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юлламасында белдерде.

 «Безнең гомуми бурыч - көчле Россия үсешенә өлеш кертеп, бу юлны дәвам итү. Илгә килгән җитди каршылыклар, авырлыклар эшчәнлекнең барлык өлкәләренә йогынты ясады, шулай да без аларны лаеклы җиңеп барабыз. Безне сындырып булмауны исбатладык. Россия Президенты, Баш командующий Владимир Путинның төгәл курсы ярдәмендә дәүләтнең хәрби-оборона потенциалы ныгый, икътисадның тотрыклылыгы саклана, җәмгыять берләшә. Көн саен алгы сызыкта солдатлар һәм офицерларыбыз хәрби бурычын үти», - диде Татарстан Рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев