Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында кошчылык фабрикасы төзелешен тикшерергә кушты
Питрәч районында яшәүчеләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кошчылык фабрикасы төзелеше буенча мөрәҗәгать итә. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә тикшерү уздырырга һәм вазгыять турында хисап бирергә кушты.
Кошчылык фермасын Мишә буеннан ерак түгел, Казаннан көньяктарак – Тогашево, Арышхазда, Ильинский, Көек, Богородское торак пунктлары янындагы участокта төзергә ниятлиләр.
Элегрәк социаль челтәрдә әлеге уңайдан шикаятьләр чыккан иде, җирле халык экологик хәлнең начараюыннан курка. Борчылган гражданнар социаль челтәрләрдә Татарстан Рәисе постлары астында комментарийлар яза, «Халык контроле» системасында гаризалар калдыра һәм кошчылык фабрикасы төзелешенә каршы петицияләр төзи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев