Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре турында: һәр үтенечкә игътибарлы булачакбыз
Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булышу - дәүләтнең бурычы.
Аларның һәр үтенеченә аерым игътибар биреләчәк, кайнар линия эшли, балалар лагерьларга юлламалар һәм Яңа ел чыршыларына чакырулар белән тәэмин ителгән. Бу хакта журналистлар белән еллык очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
"Өлешчә мобилизация мәсьәләсе бик катлаулы. Безнең алда, хакимият органнары алдында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренең барлык ихтыяҗларын тәэмин итү бурычы тора. Без бу юнәлеш буенча берничә карар кабул иттек: мәктәпләрдә туклану, җәйге лагерьларга юлламалар һәм башкалар. Бу дәүләтнең гаиләләр алдында бурычы. Без аларны аңлыйбыз. Без бу категория үтенечләренә игътибарлы булачакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, I-IV сыйныф укучылары Казан Кремленә чыршы бәйрәменә чакырылган иде, ә V-XI сыйныфлар 25 декабрьдә «Татнефть Арена» да узган республика чыршысына.
"Балаларга килгәндә. Яңа ел, ә әти юк. Без ничек тә булса тәэсир ясарга тиеш идек", - дип аңлатты ТР Президенты.
Элегрәк журналистлар белән очрашуда ТР Президенты билгеләп үткәнчә, махсус операция мәсьәләләрендә ике юнәлеш иң мөһиме булып тора, аларның берсе – мобилизацияләнгән татарстанлыларга һәм ирекле ярдәмчеләргә ярдәм итү, ә икенчесе – аларның гаиләләренә игътибар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев