Рөстәм Миңнеханов кыргый кошларны саклау һәм үрчетү мәсьәләсен хәл итәргә кушты
Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күргәзмәсендә лачын очратты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Ул МАХтагы каналында видео урнаштырды.
«Рөстәм Миңнеханов республикада кыргый кошларны саклау һәм үрчетү мәсьәләсен эшләп чыгарырга кушты. Сирәк кошлар югалып бара, шуңа күрә лачын-балобан популяциясен торгызу буенча эш алып барыла», – дип язды ул.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев