Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Ислам дине дөньядагы дөрес булмаган күренешләргә каршы көрәшә ала

Татарстан Рәисе «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында билгеләп үткәнчә, ислам дине дөньядагы дөрес булмаган күренешләргә каршы көрәшә ала.

«Кичә зур форум булды. Патриарх да катнашты, чыгыш ясады. Православие бүген ислам динендә үзенә терәк таба. Дөньядагы хәлләрне беләбез, кая таба баруы аңлашыла торган түгел. Анда ниндидер родитель один, родитель второй, балалар ничәдер яшькә җиткәч, малаймы, кызмы - ул дөрес хәлләр түгел, аның белән көрәшергә кирәк. Аның белән ислам дине, православие көрәшә ала», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, балаларыбызны, киләчәгебезне тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне сеңдерүдә татар дин әһелләренә зур ышаныч белдерелә. «Әлбәттә, сезгә таянабыз. Сез - ышанычыбыз. Әгәр сезнең белән тыгыз элемтәдә бу эшне алып бармыйбыз икән, бу бер кешегә дә кирәк түгел. Әгәр татарның киләчәге булсын дип теләсәк, җыелырга, киңәшергә, мәдрәсәләр белән эшне оештырырга кирәк», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә зур рәхмәтен җиткерде.

«Ике көн буе РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин безнең белән бергә. Бөтен мәсьәләләрдә булышырга тырыша. Бу эшне аңа Президентыбыз, Премьер-министр йөкләде. Шундый милләттәш егетләребез булганда, зур эшләр эшли алабыз», - диде Татарстан Рәисе. Форумда катнашучылар алкышлар белән хуплады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев