Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин Болгарда булды

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин борынгы Болгарда булды.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстанда «бер өммәт — уртак язмыш» Халыкара конференциясе һәм югары мөфтинең дини эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышланган тантаналар уза. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов дин әһеленә «ТР алдындагы казанышлары өчен»ордены медален тапшырды.

Тәлгать Таҗетдин Казанда туган. 70 нче елларда Казанның Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә икенче имам-хатыйб булып хезмәт итә. 1980 елда СССР һәм Себернең Европа өлеше мөфтие һәм мөселман Диния нәзарәте рәисе итеп сайлана. Таҗетдин шулай ук федераль статус алган Болгар ислам академиясен булдыру инициаторларының берсе була.

Чыганак: https://tnv.ru/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев