Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә поездларда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә

Россиядә 1 сентябрьдән тимер юл транспортында пассажирлар һәм багаж йөртү кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр кертелә.

Төзәтмәләр Транспорт министрлыгының быелгы боерыгы белән расланган һәм сентябрьнең беренче көненнән гамәлгә керә. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә, дип яза «Ватаным Татарстан».

Яңартылган кагыйдәләр буенча, инвалидлар өчен махсус урыннарны сату тәртибе үзгәрә. Хәзер мондый урыннарны беренче чиратта кресло-коляскада хәрәкәтләнүче пассажирлар ала алачак. Элек бу урыннар теләсә кемгә сатылганга, инвалидлар еш кына утыра алмый калган. Хәзерге вакытта коляскасыз инвалидларга махсус урыннарны поезд юлга кузгалырга ун тәүлек кала гына сату каралган.

Шунысы да бар: хәзер озатып йөрүчеләр инвалид кешедән башка гына махсус урында бара алмаячак.

Шулай ук 1 сентябрьдән ерак араларга йөрүче поездларга билет алганда пассажирлар мобиль телефон номерын яки электрон почта адресын күрсәтү мәҗбүри булачак. Бу поезд маршруты үзгәргән яки рейс кичектерелгән очракта пассажирларга вакытында хәбәр итү өчен кирәк.

Чыганак: «Ватаным Татарстан».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев