Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны планда юк

1 апрельдә Россиядә язгы чакырылыш башлана.

Аның кысаларында РФ Кораллы Көчләренә 18-27 яшьлек 147 мең кеше хезмәт итәргә китәчәк. Мобилизациянең яңа дулкыны исә планда юк – махсус хәрби операция бурычларын хәл итү өчен инде чакырылган кешеләр, шулай ук иреклеләр җитәрлек. Бу хакта ТАСС агентлыгы Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Владимир Цимлянскийга сылтама белән хәбәр итә.

Ул язгы чакырылышның, гадәттәгечә, 15 июльдә төгәлләнәчәген искәртте. Бу елның яңалыгы шунда – егетләрне электрон форматта да хәрби хезмәткә чакыра башлаячаклар.

«Шуны ышандырып әйтәм – Генераль штабның планында мобилизациянең икенче дулкыны юк. 

Ул соңгы вакытта илдә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрнең артуын билгеләп үтте.

Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин илдә язгы чакырылыш башлануы турындагы указны имзалады. Ул шулай ук чакырылыш вакыты чыккан кешеләрне өйләренә кайтарырга күрсәтмә бирде.

(Чыганак "Татар-информ")

Фото "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев