Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдыру тыелды

Яңалык өлкәннәр озата барган балигъ булмаган пассажирларга кагылмый.

7 марттан Россиядә транспортта билет өчен түләмәгән 16 яшьтән кечерәк балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя торган закон гамәлгә керде.

Яңалык өлкәннәр озата барган балаларга кагылмый. Шулай итеп, балигъ булган пассажир юл йөрү өчен түләмәгән очракта якындагы тукталышта бала да, өлкән кеше дә чыгарга тиеш була.

Уналты яше тулмаган, юл йөрү өчен түләүне расламаган балигъ булмаган баланы транспорттан мәҗбүри төшереп калдырган очракта, хокук бозучыга штраф яный — машина йөртүчегә 5000 сум һәм вазифаи затларга 25 меңнән 30 мең сумга кадәр.

Көч куллану, сәламәтлеккә һәм милеккә зыян китерү очракларында, шулай ук әгәр пассажирлар йөртүче ташучы вәкилнең гамәлләре баланы тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч хәлдә ярдәмсез калдыруга китергән булса — җинаять җәзасы карала.
Әгәр сез хокук бозу шаһиты булсагыз, бу хакта Ространснадзорга хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев