Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия тарихы – безнең һәрберебезнең тарихы

12 июнь – Россия көне, ул - дәүләтебез бәйрәме. Россия тарихы – безнең һәрберебезнең тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен ул – Зәй җире. Безнең аңа булган мәхәббәтебез гомуми хезмәтебезгә, энергиябезгә һәм гражданлык җаваплылыгына турыдан-туры бәйле. Ә сезнең өчен Россия көне нинди мәгънәгә ия? Әлеге бәйрәм уңаеннан зәйлеләр фикере белән кызыксындык.

Энҗе Гәрәева:
-Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Ул Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыра. Безнең көч – бердәмлектә. Бу бүгенге махсус хәрби операция шартларында бигрәк тә ачык чагыла.

Гүзәлия Гатауллина:
-Әлеге көнне икенче төрле Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ сәбәпче. Чынлыкта исә аның асылы бик гади - милләтләр бердәмлеге һәм илебез киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы. Статистика мәгълүматларына күз салсак, хәзерге вакытта Россиядә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши.

Галина Алексеева:
- Россиядә күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халык яши. Күпләр өчен Россия - милли мәдәниятләр гармониясе, тарихи традицияләр сакланган уртак йорт. Без балалар бакчасында узган чараларда да бу хакта сөйлибез. Балаларыбыз  кечкенәдән тарихи даталарны белеп, илебез белән горурланып үссеннәр иде. Россия көне - яшь буында патриотизм хисе тәрбияләүче төп бәйрәмнәренең берсе.

Фото «Татар-нформ»нан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев