Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия матбугаты көне белән котлаулар кабул итәбез

Бүген 13 гыйнварь – Россия матбугаты көне. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча «Ведомости» газетасының беренче саны дөнья күргән.

Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждниеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка язылу үткәрү турында беренче карар булган. Ә 1914 елда илдә өч меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителгән. 1917 елдан башлап Россия матбугат көне 5 майга - төп совет газетасы - "Правда" чыга башлаган көнгә күчерелгән һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелгән. Бары 1991 елда гына РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән "Россия матбугаты көне турында"гы карары белән Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, 1830 елның 13 гыйнварында "Литературная газета"ның беренче саны дөнья күргән. Белгечләр бәяләвенчә, 2009 елның 1 гыйнварына Россиядә 33 меңнән артык басма матбугат теркәлгән - бу 2000 ел белән чагыштырган вакытта бер ярым тапкыр артыграк. Аларның яртысыннан артыгы газета, аннары журналлар һәм бары аз өлешен генә басма вакытлы матбугатның башка төрләре тәшкил итә. Уртача алганда, көн саен абунәчеләргә 20 миллионнан артык төрле газета-журналлар тарала.
Безнең “Зәй офыклары” газетасы тиражы бу яртыеллыкта 1266 данә. Газетабыз “Татмедиа” АҖ канаты астында нәшер ителә. «Татмедиа» медиахолдингына район, шәһәр һәм республиканың 98 газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернетта 81 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә әзерләнә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте газеталары татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 43 газета – рус, 49 газета – татар, бишесе – чуваш, берсе удмурт телендә чыга.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләрендә эшләүчеләрне, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләрен, барлык басма һәм цифрлы мәгълүматны әзерләү, бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрне Россия матбугаты көне белән котлады.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев