Россия көне уңаеннан ничек ял итәбез?
РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе буенча, 12 июнь - Россия көне, ял көне булып исәпләнә.
Быел ул чәршәмбегә туры килә, шуңа күрә бу көнне эшләмәячәкбез. Бәйрәм алды булган 11 июньдә дә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм буларак бу дата 1992 елдан үткәрелә башлый. 1992 елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.
Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен (Россия көне) 2002 елның 1 февралендә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев