Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне вебинарга чакыра
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне “Туристлык салымын исәпләү һәм түләү тәртибе” темасына вебинарда катнашырга чакыра. Ул 22 июльдә иртәнге сәгать 10да башлана.
Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасының кайсы районнарында туристлык салымы кертелгән, бу салымны кем түли, туристлык салымын ничек дөрес исәпләргә һәм түләргә, салым декларациясен нинди срокларда тапшырырга кирәк кебек сорауларга аңлатма биреләчәк. Трансляция барышында спикерга кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге тудырыла. Вебинар спикеры - идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина. Катнашу бушлай. Теркәлү өчен әлеге сылтама буенча керергә кирәк:
https://w.sbis.ru/webinar/477942ab-2591-492d-a17a-a01e5e86d48b
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев