Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов зәйлеләрне Сабантуй бәйрәме белән котлады
Депутатның котлау хаты җылы теләкләр белән җиткерелә.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, зәйлеләр!
Сезне чын күңелдән халык бәйрәме Сабантуе белән тәбрик итәм. Язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләүче бу бәйрәм мөбәрәк булсын. Сабантуй күпмилләтле Татарстанның визит карточкасы булып кына калмады, ә Россия мәдәниятенең бер өлешен тәшкил итүче, илнең бердәмлеген символлаштыручы һәм буыннарның рухи бәйләнешен булдыручы уртак бәйрәмебезгә әверелде.
Сабан бәйрәме безнең халыкның иң яхшы сыйфатларын - хезмәт сөючәнлекне, мәрхәмәтлелекне, үзара хөрмәтне, туган җиргә, мәдәниятка мәхәббәтне чагылдыра.
Барчагызга сәламәтлек, уңышлар телим!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев