Россия Дәүләт Думасы депутатыннан Зәй яшьләренә Рәхмәт хаты килде
24 июньдә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәй яшьләренә котлау юллады.
«Кадерле яшьләребез, егетләр, кызлар! Барыгызны да Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез безнең өметебез, Татарстаныбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту — сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз», — диелә котлауда.
Һәм Олег Викторович Зәй районының яшьләр өлкәсен үстерүгә керткән хезмәте өчен һәм үзләрен югары квалификацияле, грамоталы һәм компетентлы белгеч итеп күрсәткән «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең директор урынбасары Ольга Харитоновага һәм «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Ләйсән Кулеевага Рәхмәт хатлары юллаган. Без Ольга Радиевна белән Ләйсән Рамилевнаны котлап, алга таба да уңышлар, куйган максатларына ирешүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев