Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов зәйлеләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый
...
Хөрмәтле зәйлеләр!
Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйм!
Дөньяда гаиләдән мөһимрәк нәрсә юк. Гаилә — ул безгә бар назын, күңел җылысын бирүче, кайгыртучы, ярдәм итүче якын кешеләребез генә түгел, ә гаилә, мәхәббәт, тугрылык — ул сатып алып та, сатып та булмый торган кыйммәтләр, аларны югалтырга ярамый. Һәр кеше бу дөньяга аларны саклау, башкалар белән бүлешү һәм арттыру өчен килә. Гаиләдә без кечкенәдән үк әби-бабаларыбызны, ата-аналарыбызны хөрмәт итәргә, тирә-юньдәгеләрне һәм якыннарыбызны аңларга өйрәнәбез.
Нык гаилә — ул үз чиратында илебез үсешенең төп кыйммәте, таянычы һәм нигезе. Без аның ерак бабаларыбыздан алып бүгенге буыннарга кадәр тарихын язабыз. Аның нинди булачагы бары тик үзебезгә, гаилә нигезләренең ныклыгына бәйле.
Бу бәйрәм көнендә күп балалы әти-әниләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез бар күңел җылыгызны, назыгызны ничә балага бирәсез, бу бик олы хезмәт икәнен беләбез, киләчәктә алар сезнең үрнәгегездә зур, бәхетле гаилә төзерләр.
Озак еллар бергә тату, үрнәк, тырыш гаиләләр булып яшәүчеләр олы хөрмәткә лаек. Сез яшь парлар өчен матур үрнәк булып торасыз.
Кадерле зәйлеләр! Сезнең өйләрегездә һәрвакыт уңайлылык, үзара аңлашу, иминлек һәм бәхет хөкем сөрсен. Теләсә нинди авырлыкларны да бергәләп җиңегез. Гаиләгезне саклагыз һәм яклагыз, бер-берегезне яратыгыз, сабыр һәм игелекле булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев