Роспотребнадзор лагерьларда ата-аналар көнендә бала сәламәтлегенә зыян китерердәй ризыклар алып килмәүне сорый
Зәй муниципаль районы территориясендә 3 шәһәр яны лагере эшли. Алар “Факел”, “Ялта-Зәй”, “Йолдызлык” балалар ял һәм сәламәтләндерү комплекслары.
Лагерьларда 4 сменада эш планлаштырылган, бу 2355 баланы колачлый дигән сүз. Моннан тыш, “Йолдызлык” территориясендә патриотик юнәлештәге палаткалы лагерьлар июль һәм августа 7шәр көн эшләячәк, анда 35 кеше ял итә. Һәрбер балалар-сәламәтләндерү лагереның үз тәртип кагыйдәләре бар. Балалар янына килүчеләр, шул исәптән балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) белән очрашулар оешма җитәкчесе билгеләгән көн тәртибе нигезендә һәм махсус зонада үткәрелә. Очрашу барышында билгеләнгән урыннардан читкә чыгу рөхсәт ителми.
Җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларны тукландыру өчен, яшьләренә карап энергиягә һәм азык матдәләренә физиологик ихтыяҗларны исәпкә алып һәм тәкъдим ителгән тәүлеклек азык-төлек продуктлары җыелмасына туры китереп төзелгән тулы һәм күптөрле меню эшләнә. Балалар белән күрешкәндә өстәмә ашамлыклар (бутерброд рәвешендәге туклану) тәкъдим итү киңәш ителми, бу баланың лагерь режимы буенча тулы кыйммәтле ризык кабул итүдән баш тартуына китерергә, баланслы туклану режимын бозарга мөмкин. Моннан тыш, читтән кергән ризык бала организмына эчәк инфекциясе кертү куркынычын тудыра. Чөнки өй шартларында алдан әзерләнгән ризык, эссе һава шартларында лагерьга килгәндә сыйфатын югалтырга мөмкин. «Шәһәр читендәге балалар ял һәм сәламәтләндерү стационар учреждениеләрендә эш режимын оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр» нигезендә һәм балалар һәм яшүсмерләр арасында йогышлы һәм массакүләм агуланулар килеп чыгуны һәм таралуны кисәтү максатларында балалар лагерына түбәндәге ризыкларны кертү тыела:
- өйдә әзерләнгән ризыклар (пироглар, пешкән тавык, колбаса, компотлар);
- кремлы кондитер ризыклары (пирожныйлар һәм тортлар);
- гөмбә һәм аннан әзерләнгән пироглар;
- энергетиклы эчемлекләр;
- тәмәке продукциясе (шул исәптән электрон сигаретлар, кальяннар шуңа охшаш катнашмалар), психотроп матдәләр;
карамель, шул иәптән леденцылар;
- һәртөрле ФАСТ-ФУД (шул исәптән “Вкусно и точка”, KFC, Burger King һ.б. рестораннар ризыклары);
- озак сакланмый торган һәртөрле ризык;
- кыздырылган продуктлар;
- тиз әзерләнә торган фабрикатлардан пешерелгән ризык;
- махсус капта булмаган продуктлар;
- һәртөрле ит, балык ризыклары;
- соуслар: горчица, борыч, майонез, кетчуп һ.б.;
- сөт ризыклары;
- салатлар, күкәй, пицца, чипса, сухариклар, кальмарлар, көнбагыш, сагыз;
- борычлы, тозлы печеньелар;
- җиләк-җимеш, яшелчә;
- консервланган әйберләр;
- һәртөрле газлы эчемлекләр, термик эшкәртү үтмәгән морслар, квас, кумыс, соклар (200 гр. Нан артмаса ярый).
Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларыгыз сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз. Лагерьга кергәндә балагызга өстәмә ризык алып килү урынсыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев