Роспотребнадзор кисәтә: дуңгыз гриппы килә
Татарстанга грипп килде.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.
«Бүген гриппның өлеше арта. Әгәр сентябрьдә авырулар саны структурасында аңа 1 проценттан да артык туры килми дип сөйләсәк, бүген исә узып баручы атнада гриппның 30 уңай очрагын күрәбез — бу барлык ОРВИ очракларының 2,6 проценты», — дип искәртә санитар табиб.
Теркәлгән 30 очракның унысы гриппның A(H1N1) вирусына туры килә, ул дуңгыз гриппы буларак билгеле. Фаразлар буенча, нәкъ менә шушы штамм киңрәк таралачак.
«Аның үзенчәлеге шунда, ул гриппның барлык вирусларына караганда авыррак уза һәм өзлегүләргә китерә. 60 яшьтән өлкәнрәкләр, кече яшьтәге балалар, авырлы хатын-кызлар, хроник авырулары булган кешеләр куркыныч төркемгә керә», — ди Роспотребнадзор вәкиле.
Узып баручы атнада республикада кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм гриппның барлыгы 13 711 очрагы теркәлгән. Ә Зәй районы санитар эпидемиология үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда бүгенгә 2462 кешегә кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган, шуларның 826сы балалар.
«Бу узган елның шушы чорына караганда 1,46 тапкыр кимрәк. Узган ел бу вакытта авыручылар саны 3607 иде, шуларның 1368е балалар булды. Шунысы бар быел грипп белән авыручылар узган елга карый күбрәк. Шул сәбәпле район кешеләреннән профилактик чараларга игътибарлы булуларын сорыйбыз. Күбрәк саф һавада булып, витаминлы ризыклар ашарга киңәш итәм», — диде Роспотребнадзорның Зәй бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйбуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев