Роспотребнадзор азык-төлекне һәм әзер ризыкларны эссе һавада ничек сакларга икәнен искә төшерә
Җәйге эссе көннәр вируслар һәм бактерияләр үрчү өчен уңай шартлар тудыра, эчәк авырулары куркынычын арттыра.
Шуңа бәйле рәвештә, «Роспотребнадзор», бигрәк тә җәйге чорда, гигиена һәм азык-төлек хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерә.
Белгечләр тәкъдимнәренә колак салыгыз.
Хайван һәм кош ите — тиз бозыла торган продукт. Киселгән иттән әзерләнгән ризыкларны һәм котлетларны, биточкаларны, бифштексларны тәүлек дәвамында ашарга кирәк. Шулай ук суыткычта әзер субпродуктларны һәм паштетларны 24 сәгатьтән артык сакларга ярамый. Ысланган кош ите суыткычта саклаганда, әзерләгәннән соң 72 сәгать эчендә ашарга яраклы.
Суыткычта саклана торган яшелчәләрне бозылу яки шиңүнең беренче билгеләре булганда ук ташларга кирәк.
Юылган һәм киселгән яшелчәләрне 18 сәгать эчендә куллану мөһим. Яңа пешкән балык +2 °C тан югары булмаган температурада бер тәүлектән артык сакланмаска тиеш. Балыктан ясалган ризыклар 24 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр сакланырга мөмкин.
Сөт продуктлары — сөт, каймак, сыворотка +2 °С тан +6 °С ка кадәр температурада 36 сәгать саклана. Әче сөт продуктларын (ряженка, кефир, эремчек, өй сыры) 72 сәгатьтән артык сакламаска кирәк. Кондитер һәм икмәк — булка эшләнмәләре — ватрушка, пирожки, желе, мусслар суыткычта 24 сәгать дәвамында свежийлыгын саклыйлар.
Торт — 72, бисквит рулетлары 36 сәгатьтән сәгать дәвамында ашарга яраклы.
Температура һәм саклау вакытларыннан тыш, продуктларга янәшәдә яткан продукция дә йогынты ясый. Чи продуктларны һәм ярымфабрикатларны әзер ризык белән, бозылган яки сыйфаты буенча шикле продуктларны яңа ризыклар белән бергә сакларга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев