Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор аттракционнарда кулланучылар хокукларын искә төшерә

Күңел ачулар тормыш, сәламәтлек өчен куркынычсыз булырга тиеш. Бу таләпләр мәҗбүри һәм алар закон белән билгеләнә.

Җәй — ул үзе бер тормыш. Җәй көне ата-аналар балаларын яңа урыннарга алып чыгарга, ял иттерергә тырышалар. Әмма шунысын да онытмаска кирәк, күңел ачу тормыш, сәламәтлек өчен куркынычсыз булырга тиеш. Бу таләпләр мәҗбүри һәм алар закон белән билгеләнә.

Каникулларда әти-әниләр балаларын аттракционнарга алып баралар. Монда да үз хокукларыңны белергә кирәк. Аттракционнарга билетлар сатып алыр алдыннан аларның балага яше, буе, авырлыгы, сәламәтлеге буенча туры килүенә инанырга кирәк. Моның өчен аттракционнардан куллану кагыйдәләре белән танышу зарур. Алар аттракционга керү юлында урнаштырылырга тиеш. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында сезне кызыксындырган мәгълүматны тапмасагыз яки берәр нәрсә аңлашылмаса, шик тудыра яки борчый икән, аттракционнарга хезмәт күрсәтүче персоналга аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итү мөһим. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон таләпләренә ярашлы рәвештә кулланучы хезмәтләр башкаручы турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүмат алырга хокуклы. Моннан тыш, әгәр дә аттракционда озынлык һәм авырлык буенча чикләүләр гамәлдә булса, аның килүчеләрне үлчәү өчен чаралары булырга тиеш.

Аттракцион дәүләт техник күзәтчелеге органнарында теркәлергә һәм техник тикшерү узарга тиеш. Бу турыда мәгълүмат бирелгәненә инаныгыз. Мәгълүмат стендында шулай ук тикшерүче оешма күрсәтелгән соңгы еллык тикшерү датасы турында мәгълүмат урнаштырыла. Әгәр дә андый мәгълүмат юк икән яки визуаль тикшерүдә шикләр туса, үзегезне куркыныч астына куймагыз, башка күңел ачуны сайлагыз.

Роспотребнадзор кулланучының куркынычсыз хезмәт алу хокукына ия булуын искәртә. Кулланучының сәламәтлегенә яки мөлкәтенә китерелгән зыян «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 14нче маддәсе нигезендә каплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев