Ришвәтчелеккә чик бар
Бүген Зәйдә коррупциягә каршы гамәлләрне координацияләү буенча район комиссиясенең бу елдагы соңгы утырышы үтте.
Аны комиссия рәисе, район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Фикер алышуларда агымдагы елда коррупциячел гамәлләрне профилактикалу, закон бозу очракларын ачыклау юнәлешендәге эшчәнлеккә күзәтү ясалды, эшне тагын да нәтиҗәле итү максатын күздә тоткан алдагы ел планы расланды.
Разиф Кәримов үз чыгышында район хакимияте органының документлар, карарлар кабул итүен шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре күзәтүендә башкаруын, закон таләпләре үтәлешендә прокурутура белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен билгеләде.
«Республика күләмендә билгеләнгәнчә, Зәй районы хакимияте коррупциячел гамәлләрне булдырмау максатында, прокуратура аша документларны тикшертеп эшләүче санаулы районнарның берсе. Без шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләренә бер ел эчендә җирле хакимият тарафыннан әзерләнүче 900дән артык документны закон таләпләренә тәңгәлләштерелгән булуда тикшерүләре өчен рәхмәтле. Ә вазифаи урыннарда эшләүчеләрнең һәр гамәлләрен контрольдә тотулары, законны төгәл үтәп башкарулары бик мөһим », - диде Разиф Галиевич.
Комиисия утырышында агымдагы елда шәһәр прокуратурасында коррупциячел гамәлләрне ачыклауга юнәлтелгән эш, район башкарма комитетына караган оешмаларда коррупциячел гамәлләргә каршы эшне күзәтү турындагы чыгышлар тыңланды.
Сергей Урванцев, шәһәр прокуроры:
— 2024 ел дәвамында безнең шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан коррупция юнәлешендәге 40 закон бозу очрагы ачыкланды, шуларның 22се норматив хокукый актларда каршылыклы пунктлар булу белән бәйле иде, алар барысы да төзәтү өчен протест рәвешендә юлланды. Шулай ук бер админстратив хокук бозу билгеләнде һәм ике җинаять эше кузгатылды.
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан ачыкланган коррупция юнәлешендәге хокук бозуларның бер өлеше дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрнең декларация компаниясе кысаларында бирелә торган тиешле белешмәләрдә тулы булмаган һәм дөрес чагылмавы булып тора.
Шулай ук шәһәр прокуратурасы норматив хокукый актларга, проектларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча җитди эш алып бара. Агымдагы елның 9 аенда безнең хезмәткәрләр тарафыннан 442 норматив хокукый актка һәм аларның 542 проектына коррупциягә каршы экспертиза уздырылды. Нәтиҗәдә норматив хокукый актлар буенча бер, проектлар буенча ачыкланган һәм юкка чыгарылган коррупциоген факторлар саны 28 булды.
Соңгы прокурор тикшерүләренең берсе хезмәт транспортын хезмәт эшчәнлегеннән тыш куллану белән бәйле. Аерым алганда, тиешле күрсәтмәләр һәм юл кәгазьләре булмаганда җирле үзидарә органнары вазифаи затларының ял һәм бәйрәм көннәрендә хезмәт транспортыннан файдалануы турындагы белешмәләр анализланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча мондый фактлар ачыкланды, хәзерге вакытта шәһәр прокуратурасы тарафыннан вазифаи затларның берсенә карата РФ Админстратив хокук бозулар кодексының 19.1 маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды, бу эш судта каралачак.
Форсаттан файдаланып җирле үзидарәнең контроль органнарына, аерым алганда, контроль-хисап палатасына һәм финанс-бюджет палатасына рәхмәт белдерәсем килә, алар да бу юнәлештә актив эшлиләр, аерым алганда, бюджет һәм сатып алулар өлкәсендәге законнарның җитди үтәлешен контрольдә тоталар.
Елена Васильева, район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе:
— Зәй муниципаль районы башкарма комитеты карамагында 68 учреждение бар. Шуларның 9ы муниципаль учреждение, 59ы муниципаль бюджет учреждениесе.
2024 елда башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләреннән һәм районының ведомство учреждениеләре җитәкчеләреннән мәнфәгатьләр конфликты һәм башка түләүле эш башкару турында 2 хәбәр килде, алар тикшерелде.
Быел районда үз керемнәре турында белешмәләр бирүче муниципаль хезмәткәрләренең гомуми саны 96 кеше тәшкил итте. Муниципаль хезмәткәр һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 67 җитәкчесе 2023 елга керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тулы күләмдә законда билгеләнгән срокта мәгълүмат тапшырдылар.
Россия Федерациясе Президентының «Махсус хәрби операция уздыру чорында гражданнарның кайбер категорияләре тарафыннан коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә үз вазифаларын башкару, чикләүләрне һәм тыюларны үтәү үзенчәлекләре турындагы» указы нигезендә 2024 елның хисап чорында рәсми сайтта мәгълүматлар урнаштырылмады.
Барлык ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә муниципаль сатып алуларны урнаштыру эше катгый рәвештә 44нче Федераль закон нигезендә алып барыла, сатып алулар аукционда электрон формада үткәрелә, бу, һичшиксез, коррупция күренешләрен булдырмый кала. Сатып алуларны гамәлгә ашырганда коррупциягә каршы законнарның үтәлешен тикшереп тору шартнамәләргә (килешүләргә, контрактларга) махсус пункт кертү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Ведомство карамагындагы мәгариф учреждениеләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчаларга урнаштыруда электрон чират гамәлдә. Чират буенча нигезсез күчү мөмкинлеге юк. Ай саен "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын туплау процессына мониторинг үткәрелә.
Моннан тыш, барлык учреждениеләрнең сайтларында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган махсус бүлекләр билгеләнгән, аларда белешмә, методик һәм хисап материаллары урнаштырылган. Һәр урында коррупциячел гамәлләргә каршы юнәлештә өлкәннәр арасында да, балалар арасында да аңлату эшчәнлекләре алып барыла.
9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар комплексын үткәрү планлаштырыла, анда иҗтимагый берләшмәләр, хокук саклау органнары, яшьләр оешмалары һәм депутатлар актив катнашачак.
Ә коррупциягә каршы гамәлләр мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе, комиссия сәркатибе Татьяна Токмакова алдагы елга эш планын тәкъдим итте, ул бертавыштан хупланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев