Ришат Төхвәтуллинның баянчысы нәсел тамырлары Дүрт-Мунчадан булуы белән горурлана
Виталий Анисимов үзенең нәсел тамырлары Дүрт-Мунча авылы белән тоташуына бик горурлана.
Талантлы музыкант, Ришат Төхвәтуллин концерт төркеменең виртуоз баянчысы Виталий җыр-моң яратучы гаиләдә үскән. Әтисе Петр Анисимов — районыбызның Дүрт-Мунча авылы егете, татар көрәшенең авыр үлчәү төркемендә Зәй районы өчен Татарстан беренчелегенә бил алышып, күп тапкырлар батыр калган спортчы. Милли көрәш буенча спорт мастеры Петр уналты яшендә әнисез калгач, әтисенә өч энекәшен үстерешергә ярдәм иткән. Шул ук вакытта Петр гармунны да онытмый, тыңлаучыларның йөрәкләренә барып җитәрлек итеп, өздереп уйный.
Әти-әнисе Виталийны алты яшендә музыка мәктәбенә укырга биргәннәр. Ул үзенең музыкант булып китүендә әти-әнисенең тәэсире зур дип саный.
Әтисе Петр Михайлович бәләкәй улы күңелендә җыр-көйләргә мәхәббәт уятып кына калмый, аны баянда оста уйнарга да өйрәтә. Әтисенең әнисе, күрше Кызыл Таң авылы кызы Лидия Платонова оста җырлавы белән башкалардан аерылып торган. Әнисе, башлангыч класс укытучысы Чулпан да матур итеп баянда уйный. Чулпанның Сарман районындагы Саклаубаш авылыннан булган әти-әнисе дә җыр-музыка яратканнар.
Виталийның апалары Алина белән Эльвина да музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамлаганнар.
— Әти музыканы тулысынча аңлап, көйнең бөтен нечкәлекләрен тоеп, бик төгәл, дөрес итеп уйный. Җырның, көйнең кайчан кем тарафыннан язылганына, көйне язганда ул кешенең нинди халәттә булганына, ни әйтергә теләгәненә кадәр төшенергә кирәклеген әле хәзер дә искәртә. Күңел белән аңлап, йөрәк белән тоемлап уйнавымны таләп итә, — дип сөйли Виталий үзенең музыка өлкәсендәге гадел тәнкыйтьчесе булган әтисе Петр турында.
Музыка мәктәбендә ун ел укый Виталий, аның төп уен кораллары — баян, гармун. Ә аннан соң укуын Чаллы сәнгать колледжында дәвам итә. Өченче курста укыганда Виталий Агапов, Вил Усманов, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илнур Гомәров, Руслан Кираметдинов һәм Илмира Нәгыймова белән концертларда чыгышлар ясый. 2021 елдан Ришат Төхвәтуллинның концерт төркемендә рәсми рәвештә баянчы булып эшли.
Баян — Виталийның иң яраткан музыка уен коралы, ул үзен ансыз күз алдына да китерә алмый. Бүгенге көндә аны халык Ришат Төхвәтуллинның концерт төркеме баянчысы, халыкара конкурслар җиңүчесе, талантлы музыкант виртуоз баянчы буларак белә.
Анастасия Шәймәрданова.
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев