РФ Президенты Владимир Путин мөрәҗәть белән чыкты
«Мин россиялеләргә, хәрби, көч ведомстволарына һәм алдау, янаулар белән кораллы фетнә юлына этәреп кертелгәннәргә мөрәҗәгать итәм. Без очрашкан нәрсә - хыянәт. Артык амбицияләр хыянәткә китерде. Һәрбер эчке чуалыш (фетнә) - безнең дәүләтчелегебез өчен, безгә милләт буларак, үлем куркынычы. Ватанны саклауда безнең гамәлләр кырыс булачак. Хыянәт юлына баскан һәркем котылгысыз җәза алачак. Ростовта хәл катлаулы булып кала. Ростов өлкәсендә гражданлык һәм хәрби идарә органнарының эше фактта туктатылган. Хәрби фетнә оештырган һәм көрәштәш иптәшләренә корал күтәрүче Россиягә хыянәт иттеләр. Һәм моның өчен җавап бирәчәкләр. Россия гражданины буларак, мин илне яклап калу өчен барысын да эшләячәкмен, хәлиткеч чаралар күреләчәк. Мин хәтәр, фаҗигале хата ясамаска чакырам. Бердәнбер дөрес сайлау ясарга: җинаять эшләрендә катнашуны туктатырга. Мин ышанам, Туган илебез белән бергә без теләсә нинди сынауларны җиңәчәкбез, тагын да көчлерәк булачакбыз.»
Анда мондый юллар бар, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев