Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов медицина хезмәткәрләренә котлау юллый

Анда сәламәтлек сагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан җылы теләкләр җиткерелә.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сез-иң кирәкле һәм мөһим хезмәтләрнең берсе булган һөнәр ияләре вәкилләре, һәм безнең һәрберебез үз гомерендә табибларга мөрәҗәгать итмичә калмый. Мин һәрвакыт ак халатлы кешеләргә карата олы хөрмәт белән карыйм, чөнки сез көн саен сәламәтлек өчен көрәшнең алгы сызыгында торасыз! Бу аеруча коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чорында нык сизелде, сез иңнәрегезнә зур йөк алдыгыз һәм зур җаваплылык белән илгә килгән бу авыр вакытны кичерергә ярдәм иттегез. 

 

Медицина хезмәткәрләре арасында һәрвакыт энтузиастлар, үз эшенең фанатлары шактый. Бу бик мөһим, бигрәк тә бүгенге көннәрдә сезнең ярдәмегез фронтта, госпитальләрдә кирәк. Анда яраланган солдатларны дәвалау, аякка бастыруда сезнең хезмәтегез, сезнең югары һөнәри осталыгыгыз чыннан да могҗизалар тудыра. 

 

Ак халатлы барлык һөнәр ияләре алдында чын күңелдән баш иябез. Сәламәтлек саклау ветераннарына аерым хөрмәт белдерәсем килә һәм аларга лаеклы алмашчылар килүен телим!

 

Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Кешеләргә күрсәтүче ярдәмегез үзегезгә яхшылыклар булып әйләнеп кайтсын, Сәламәтлек сагындагы фидакарь эшчәнлегегез миллионлаган йөрәкләр түрендә. 

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев