Республиканың мәгариф учрежденияләрендә мөһим укулар үтте
Агымдагы елның гыйнварь аеннан июнь азагына кадәр республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән лекторияләр үтте.
Мәгълүмати куркынычсызлык, конфликтология һәм үзара мөнәсәбәтләр сферасы буенча компетенцияләр үсешенә юнәлдерелгән әлеге укулар махсус грант нигезендә тормышка ашырылды. Лекторияләр республиканың 7 муниципаль районын, 38 мәгариф учреждениясен һәм 3670 студентны колачлады.
«Цифрлы гигиена буенча лекторияләр циклы» проектының максаты яшьләр арасындагы экстремизм һәм терроризм идеологияләрен профилактикалау, куркынычсызлык өлкәсендә компетенцияләрне ныгытуга юнәлдерелгән иде.
«Яшьләр интернет челтәрендәге кирәк булмаган тискәре мәгълүмат белән еш очраша, шуңа да төрле сайтлардагы хәбәрләргә ышанудан, аларга иярүдән саклану гадәти тормыш куркынычсызлыгы белән бер дәрәҗәдә. Проект нәкъ менә әлеге мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән», — диде проект җитәкчесе Алсу Сөнгәтуллина.
Лекторияләрнең спикерлары ТР террорга каршы көрәш комиссиясе аппараты җитәкчесе ярдәмчеләре булды.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мәгълүмате буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев