Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республиканың 7 меңнән артык студенты цифрлы гигиена лекцияләрен тыңлады

«Цифрлы гигиена буенча лекцияләр циклы» проектында агымдагы ел дәвамында республиканың 7500дән артык студенты катнашты.

«Цифрлы гигиена буенча лекцияләр циклы» проекты агымдагы ел дәвамында республиканың 7 районын колачлады, анда 40 мәгариф учреждениесенең 7500дән артык студенты катнашты.


Проект ТРның иҗади яшьләр академиясе тарафыннан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул медиакиңлектә яшьләргә дөрес мәгълүмат табарга өйрәнүгә юнәлтелгән, чөнки хәзерге вакытта мәгълүмати куркынычсызлык бик мөһим. Укуларны 19 тәррибәле спикер, шул исәптән ТРның антитеррор комиссиясе аппараты җитәкчеләре ярдәмчеләре дә алып бардылар, дип хәбәр итәләр республиканың массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат буенча агентлыгыннан.

Фотолар  республиканың массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат буенча агентлыгыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев