Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республиканың 170тән артык үзмәшгуль хезмәткәре Казанда «Мин Татарстан» ярминкәсендә катнашты

Казан Кремле янында өч көн эшләгән «Мин - Татарстан» ярминкәсендә 170тән артык үзмәшгуль катнашты.

Алар өчен кышкы чорда эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган — җылытыла торган ябык сәүдә киштәләре әзерләнгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары ярминкәдә төрле Яңа ел бүләкләре, агач һәм күн эшләнмәләре, фарфор савыт-сабалары, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар һәм башкаларны сатып ала алдылар.
«Бүген Татарстанда 230 меңнән артык үзмәшгуль бар, һәм бу чик түгел, без көн саен үз эшләрен башларга уйлаган гражданнар үсешен теркибез», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары — эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев.
Ул ярминкә ябылу тантанасында булды һәм үзмәшгульләр белән аралашты.

Фото ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев