Республикада су кошларына ау сезоны башланды
12 апрельдән Татарстанда су кошларына ау сезоны ачылды. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сезон 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта ата каз һәм ата үрдәкләрне генә ауларга рөхсәт ителә.
Язгы сезонда су кошларын бары тик яшеренеп һәм 5 миллиметрдан да артык булмаган ядрә белән корылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына атарга рөхсәт ителә, ә йөреп аулау тыела.
Теләсә нинди йөзмә чаралар хәрәкәтсез ышык урын булдыру, шулай ук ауланган киекне моторлы көймәләр кулланмыйча барып алу һәм транспортлау өчен генә кулланылырга мөмкин.
Моннан тыш, яраланган кошны эзләү һәм аулаган киекне китереп бирү өчен махсус этләр кулланудан тыш, этләр һәм ау кошларын файдалану тыела.
фото ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев