Республикабыз башкаласында Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар агымы артуы көтелә
Төп истәлекле урыннар — Кремль, Кол Шәриф мәчете, Иске Татар бистәсе, «Туган Авылым» комплексы, барлык диннәр храмы. Шулай ук Раиф Богородицкий ирләр монастырена һәм Зөягә экскурсияләр оештырылачак..
Татарстанның төп Яңа ел чыршысын гадәттәгечә «Казан» гаилә үзәге янәшәсенә куялар. Чыршы янында боз шәһәрчеге, ярминкә һәм фудкорт ачыла.
Татар Кыш Бабае һәм Кар кызы резиденциясе Казаннан 89 чакрым ераклыкта, Кырлай авылында урнашкан. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Кыш Бабай утарында бөтен гаилә өчен тематик экскурсияләр һәм башка күңел ачу чаралары үткәрелә.
Моннан тыш, 25 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр Казан Кремлендә традицион Яңа ел ярминкәсе узачак. Шунда ук спектакльләр һәм концертлар булачак. Кремль яр буенда шугалак салачаклар, «Убырлы карчык биләмәсе» әкият корпорациясен ачачаклар.
«Әкият» курчак театрында — «Щелкунчик и новогодний бал» әкиятен, ә опера һәм балет театрында "Заколдованный мальчик«әкиятен күрсәтәчәкләр.
«Кар лабораториясе» Яңа ел тамашасы — «Казан Экспо» да, «Кар Кызы һәм җиде гном» мюзиклы — спорт сараенда. «Туган Авылым» милли комплексында декабрь һәм гыйнвар айлары буе — «Яңа ел Сабантуе» үтәчәк.
Игътибар! Татарстан башкаласында Яңа ел каникуллары өчен күңел ачуларны Путешествуем. рф порталында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында әлеге ссылка буенча сайларга мөмкин: https://путешествуем. рф/article/kazan.
фото Путешествуем. рф порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев