Республика Рәисе Зәйдә яңартылган татар гимназиясен ачты
Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәйдә капиталь төзекләндерелгән Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен тантаналы төстә ачуда катнашты.
Әлеге белем йорты нәкъ менә җөмһүриятебез башлыгы ярдәме белән заманча, күркәм төс алды. Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы «Адымнар» белем йортлары стилендә үзгәртүне сорап мөрәҗәгать иткән Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов үтенечен хуплап, гимназиягә яңа сулыш өрелде.
Төзекләндерелгән гимназия эчен күзәтү барышында Рөстәм Миңнеханов, бу белем йорты алга таба Зәй районында яшь буынны милли татар мохитендә тәрбияләү, белем бирү үзәге булсын, диде. Аны Разиф Кәримов һәм Марат Әхмәтов озатып йөрделәр. Белем йорты белән таныштыру барышында директор Марат Мөхәммәтханов гимназиянең бинасы гына түгел, укыту-тәрбия системасы да үзгәрәчәген белдерде.
«Татар гимназиясенең яңа концепциясе беренче чиратта татар телен саклауда. Әлегә кадәр татар гимназиясендә фәннәр рус телендә укытыла иде, ә хәзер безнең алда аерым фәннәрне татар телендә укыту бурычы тора. Барлык тәрбия эшләре, балалар арасында дәрестән тыш эшчәнлек татар телендә алып барылачак», — дип вәгъдә итте.
Мәртәбәле кунакларны гимназия каршында эшләүче татар театры коллективы, «Легенда», «Мирас» бию һәм җыр ансамбльләренә йөрүче укучылар матур чыгышлары белән каршы алды.
Республика Рәисе һәм кунаклар бинаны уңай бәяләде. Керү урыннан ук татар милли орнаментлары белән бизәлеш күзне иркәли. Гимназиянең беренче катында китапханә белән заманча конференцияләр залы булдырылган, спортзал яңача стильдә эшләнгән. 2, 3 һәм 4нче катларда укучылар өчен ял итү зоналары булдырылган. Бу балалар үзара аралашу һәм тәнәфес вакытын файдалы үткәрү урыннары булачак. Анда диваннар һәм телевизор урнаштырылган. Һәр зона билгеле бер темага атап җиһазландырылган. Мәсәлән, башлангыч сыйныфлар өчен ял итү зонасы балалар юл куркынычсызлыгына һәм яшь юл инспекторлары отрядларына юнәлдерелгән. Шулай ук монда яшь шахматчылар өчен аерым почмак бар.
Икенче ял зонасы укучыларга кече Ватан һәм патриотизм темасын искәртә. Гимназия музеенда исә Зәй районының элекке башлыгы булган һәм татар гимназиясе аның исемен йөрткән Ринат Шәех улы Фәрдиевка багышланган почмак әзерләнә.
Моннан тыш, гимназиядә бердәм мәктәп формасы кертелә. Бу уңайдан «Адымнар» мәктәбе белгечләре белән киңәшкәннәр. 1 сентябрьдә балалар беренчедән унберенче сыйныфка кадәр яңа формада парта артына утырачаклар. Кунакларга яңа формалар да күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев