Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика районнарына шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары өчен 400дән артык заманча автобус биреләчәк

Алар арасында Зәй районы да бар.

Бүген Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы депутатларына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Юллама барышында ул Татарстан территориясендә төзелә торган юллар исемлегенә тукталды. Шулай ук заманча автобуслар белән тәэмин ителәчәк районнарга да тукталды.

“Җәмәгать транспортын үстерү – тагын бер мөһим юнәлеш. Илебез җитәкчеләре ярдәме белән хәрәкәт составын яңарту мөмкинлеге барлыкка килде. Якын арада Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Азнакай, Минзәлә, Нурлат һәм Баулы шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары өчен уңайлыклары булган 400дән артык заманча автобус сатып алыначак. Транспорт министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә аларны маршрутларда нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә кирәк.  Бу автобус паркының дүрттән бер өлешен яңарту мөмкинлеге бирәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән республикада гамәлгә ашырыла торган эре федераль инфраструктура проектлары турында сөйләде. Быел декабрь ахырында М-12 трассасы һәм Идел аша өч километр озынлыгындагы яңа күпер буенча хәрәкәт ачылачак, ул Казан шәһәрен көньяктан урап үтү мөмкинлеге бирәчәк. Барлык юллар да беренче категорияле булачак.

"Шуның белән бергә Татарстанда җирле әһәмияттәге юлларга да зур игътибар бирелә. Без ел саен авыл җирлекләрендә ким дигәндә 700 километр юл салабыз һәм ремонтлыйбыз. Бу эшне дәвам итәчәкбез», — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев