Республика педагогларының август киңәшмәсендә Зәйгә ике мәктәп автобусы бирелде
Бүген Кукмарада педагогларның республика август киңәшмәсе үтте.
Анда Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев җитәкчелегендә делегация катнашты.
Конференция кысаларында Кукмарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусларын тантаналы төстә тапшырды, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына тәгаенланган, шуларның икесе Зәй районына бирелде.
“Республикада көн саен 955 мәктәп маршрутына 822 автобус хезмәт күрсәтә. Бу көн саен 28 мең балага мәктәпләргә килергә һәм кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Бүген без мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы тапшырабыз. Быел барлыгы 140 автобус булачак", - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, федераль һәм республика программалары мөһим бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Һәр торак пункт балаларына сыйфатлы белем алу бертигез дәрәҗәдә тәэмин ителә.
"Әлбәттә, бик зур җаваплылык – мәктәп автобусы йөртүчесендә. Иң мөһиме – балаларыбызның иминлеге", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
фото Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев