Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика керәшен мәдәнияте бәйрәме «Питрау» да абсолют батыр - Радик Сәлахов

Кичә, 19нчы июльдә Мамадыш районы Җөри авылында «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәме узды. Анда Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендә зур делегация катнашты.

Биредә 50дән артык фольклор коллектив килгән иде, алар арасында Зәй керәшен ансамбльләре чыгышлары да матур чыгышлары белән билгеләнде. 

 Фестивальдә Татарстаннан 46 ансамбль, шулай ук башка төбәкләрдән: Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Самара өлкәләреннән фольклор коллективлары катнашты. Бәйрәмдә кунаклар өчен «Ватанны саклаучылар» фотокүргәзмәсе, «Тугәрәк уен», «Питрау уеннары» мәйданында төрле уеннар, «Туганайлар» керәшен ишегаллары, «Питрау түгәрәк уены» керәшен этник сәнгатенең республика фестивале мәйданчыгы оештырылды. Гүзәл кызлар «Керәшен чибәре» матурлык һәм талант бәйгесендә катнашты. 
 Шулай ук республика батырлары "Питрау батыры - 2025" исемен яулау өчен бил алышты. Анда быел да безнең район егете Радик Сәлахов абсолют батыр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев