Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика юлчылары кышкы сезонга әзер

Татарстанда кышкы сезонга юлларга хезмәт күрсәтү өчен махсус техника һәм бозлавыкка каршы материаллар әзерләнгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Безнең яңа юллар барлыкка килде, шул исәптән түләүле юллар да. Аларны да кышкы чорда карап тотуга әзерлек бара. М12 өчен 30 берәмлек техника, Алексеевск – Әлмәт трассасы өчен – 51 махсуслаштырылган юл машинасы, Казанда Вознесенский тракты өчен – тугыз берәмлек техника әзерләнгән. Эшләр планлы режимда башкарылачак», – дип белдерде ул.

Региональ юлларда транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү өчен республикада 1,2 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк, дип сөйләде «Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов.

Аның сүзләренчә, 375 мең тоннага якын ком-тоз катнашмасы әзерләнгән, шул исәптән 92 мең тонна техник тоз һәм 283 мең тонна ком. 

«1 ноябрьдән башлап барлык подряд оешмалары тәүлек әйләнәсе дежур тора. Көчле кар яву һәм бураннар булган очракта республикада «Буран» планы кертеләчәк», – дип ассызыклады ул.

Данилов региональ юлларда 164 кар көртләре хасил була торган участок билгеләнгәнен һәм аларның аерым контрольдә тотылуын билгеләп үтте.

«Республика юлчылары кышкы сезонга әзер, дөрес, кыш килергә ашыкмый», – дип белдерде ул.

Татарстанда федераль автомобиль юллары өчен бозлавыкка каршы материал тулы күләмдә әзерләнгән һәм 165 мең тонна тәшкил итә. Бүгенгә 2,6 мең тоннадан артык, ягъни якынча 2%ы сарыф ителгән. Кышын федераль трассаларны карап тоту өчен 382 берәмлек юл техникасы җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итте «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев