Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика ифтарында зәйлеләр дә катнаша

Бүген, 13 мартта “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14 нче республикакүләм ифтар узачак.

Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла.

Быел республикакүләм ифтарга 10 мең кеше – Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мохтаҗлар, мөхтәрәм кунаклар җыелачак.

Зәйдән анда район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү, милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина җитәкчелегендә 4кешелек делегация катнаша. Алар арасында уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләр дә бар.

фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев