Республика гранты буенча Сармашбаш җирлегендә яңа «Беларусь» тракторы барлыкка килде
Яңалыклар

Республика гранты буенча Сармашбаш җирлегендә яңа «Беларусь» тракторы барлыкка килде

Техника «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе конкурсы кысаларында сатып алынган һәм территорияне төзекләндерү һәм инфраструктураны үстерү өчен кулланылачак.

 Сармашбаш авыл җирлегендә инфраструктура үсеше өчен мөһим вакыйга булды. Грантлар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә җирлеккә  «Беларусь» маркалы трактор кайтты. Бу техника юлларны төзекләндереп, чистартып тоту, кардан арындыру  һәм башка хуҗалык бурычларын хәл итү өчен кулланылачак.
Җирлек  «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе оештыра торган республика грантлар конкурсында җиңүче булды. Системалы дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә республика районнарына мондый техника җибәрү даими рәвештә алып барыла башлады. 
-Сармашбаш авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм шәхсән республика рәисе Рөстәм Миңнехановка, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовка авыл территорияләре ихтыяҗларына даими игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерәләр. Территорияне төзекләндерү өчен мондый техника алыштыргысыз. Бу бик әһәмиятле һәм сизелерлек ярдәм, ул турыдан-туры авыл тормышын яхшыртуга ярдәм итә", - дип ассызыклады җирлек башлыгы Геннадий Абрамов.


Нет комментариев