Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика чыршы бәйрәмендә Зәй балалары да катнашты

Бүген Казанның «Татнефть Арена» сында республика күләмендәге чыршы бәйрәме үтте.

Анда Татарстанның уку алдынгылары, төрле дәрәҗә бәйгеләр җиңүчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары чакырылган иде. Зәйдән дә анда 120 бала катнашты, алар барысы да әтиләре ил иминлеген саклаучылар балалары. 

«Без берничә автобуста бүген балалар белән Казанга килеп "Республика чыршы бәйрәме" ндә катнаштык. Үзенчәлекле театрлаштырылган тамаша, татлы бүләкләрдән укучыларның күңеле булды», — ди район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова.

Чыршы бәйрәмендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең балаларына аерым мөрәҗәгать итте.

«Сезнең әтиләрегез — чын геройлар. Алар белән бөтен республикабыз, илебез горурлана. Без батыр ир-егетләребезгә Ватанга тугрылык белән хезмәт итүләре, кыюлыклары һәм ныклы патриотик хисләре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

фото «Татар-информ» нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев