Республика башлыгы еллык юллама белән чыга
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Җөмһүриятебез башлыгының еллык юлламасын «ТНВ» каналы туры трансляциядә күрсәтәчәк, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Ул 9.55 сәгатьтә башлана. Кабатлау 22.00 сәгатькә билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан җитәкчесе юлламасы 20 октябрьдә булды, ул бер сәгатьтән артык дәвам итте.
Фото "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев