Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рерих стилендәге рәсемнәр ясадылар

Бүген Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндез дәвалану бүлегендә «Уң ярымшар рәсеме дөньясы» программасын тормышка ашыру кысаларында рәсем ясау буенча чираттагы мастер-класс үткәрелде.

Көндезге бүлеккә йөрүчеләр табигать элементларын кулланып, якты һәм бай төсләр белән характерланган Николай Рерих стилендә картина ясадылар. Аеруча тау пейзажлары төсле һәм романтик килеп чыкты.

Рәсем ясау вак моториканы үстерергә, хәрәкәт координациясен яхшыртырга, иҗадилык һәм фантазия үсешенә ярдәм итә, стрессны киметә һәм яңалыкка өйрәтә.

Иҗат белән шөгыльләнү бүлектә тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү мөмкинлеген бирә, аларның тормышларын яңа эмоцияләр белән тулыландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев