“Ремонт ясаудан баш тарттылар, әмма товар корпусына өлешчә зыян китерделәр”
Белгеч җавап бирә.
“2022 елда гарантия срогы җиде ел булган су җылыткыч бак сатып алдым. Быел бактан су агып чыга башлады, шуңа бәйле рәвештә товарны сервис үзәгенә тапшырырга туры килде. Документлар нигезендә товарның ремонт өчен кабул ителүе, кабул итү актында су җылыткычның кулланылышта булуы һәм тышкы зарарлануларсыз булуы күрсәтелде. Ун көннән соң товарны килеп алырга мөмкин, бу очрак гарантияле түгел - магний анодын алыштыру буенча еллык техник хезмәт күрсәтү узмагансыз, гәрчә паспорт буенча бу киңәш характерында булса да, шулай ук куркынычсызлык клапаны да булмаган, дип хәбәр иттеләр. Ләкин мин товарны кабул иткәндә су җылыткыч корпусында тишек барлыкка килүен күреп алдым. Бу кимчелек товарны тапшырганда юк иде. Ремонт ясаудан баш тарттылар, әмма товар корпусына өлешчә зыян китерделәр. Миңа нишләргә?” - дип мөрәҗәгать итте редакциябезгә газета укучыбыз.
Без әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкинага мөрәҗәгать иттек.
- Җитешсезлекләрне түләүсез бетерүгә (гарантияле ремонтка) бәйле бәхәсләрне караганда, шуны истә тотарга кирәк: ремонт ясау өчен товар кабул иткәндә сатучыдан (җитештерүчедән, вәкаләтле оешмадан яисә вәкаләтле индивидуаль эшкуардан, импортердан) әлеге товарны түләүсез саклау буенча кулланучы алдында йөкләмә барлыкка килә, аңа карата саклау килешүе буенча кагыйдәләре кулланыла, әгәр башкасы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законда каралмаган булса, закон таләбе нигезендә, әгәр эш тулысынча яки өлешчә кулланучы әйбереннән башкарылса, башкаручы бу әйбернең сакланышы һәм аны дөрес куллану өчен җавап бирә. Кулланучыдан кабул ителгән әйбер тулысынча яки өлешчә зарарланган очракта, башкаручы өч көн эчендә аны бертөрле әйбергә алыштырырга тиеш. Сатучыга мөрәҗәгать иткәннән соң, кулланучының товарны алыштыру турындагы таләбе канәгатьләндерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә яңалыкларны күзәтегез: https://vk.com/gosalcogolrt яисә Вконтактеда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт паблигында күбрәк мәгълүмат: https://vk.com/gosalcogolrt"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев