Регина Салихова илкүләм ярышта җиңү яулады
10 -12 ноябрьдә Менделеевскийда Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы һәм физик культура хезмәткәре Ибраһим Галимов истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары үтте.
Анда Зәйдән Регина Салихова 76 килограммнан өстә авырлыкта җиңү яулады. Аның тренеры әтисе Равил Салихов. Шулай ук үз үлчәү авырлыкларында Вера Макарова, Карина Белых, Игорь Цыганов өченче урыннарны алдылар. Спортчыларны илкүләм ярышка аталы-кызлы Салиховлар, Илсур Зиатдинов әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев