Рәзинә Ахунова: «Һәр язма укучы күңелен уятсын дип эшләдек»
Зәй матбугатына 90 ел тулуны каршылаган бу көннәрдә “Зәй офыклары” газетасында хезмәт куйган элеккеге каләм тибрәтүчеләр хатирәләрен барларга булдык.
Газета укучыларга яхшы таныш булган, 1997 – 2000 елларда газетаның баш редакторы булып хезмәт куйган Рәзинә Хаҗиәхмәт кызы Ахунова, район басмасында журналистлык һөнәренә шактый хезмәт юлын багышлаган кеше.
“Редакциягә эшкә мин 1978 елның мартында килдем. Ул вакытта татар телендәге район газетасы “Дуслык байрагы” исеме астында, “Знамя дружбы”ның дубляжы буларак дөнья күрә иде. Редакция типография белән берлектә шикәр заводы территориясендәге хәрби комиссариат бинасында урнашкан, анда ул елларда Юрий Хәмзин редакторлык итте. Ул мине декрет ялына киткән хезмәткәр урынына корректор итеп эшкә алды. Бу хезмәткә бик тиз кереп киттем, чөнки укытучы буларак хаталар өстендә эш инде миндә формалашып өлгергән иде”, - дип искә ала редакция эше белән тәүге бәйләнешен Рәзинә ханым.
Районыбызның Имәнлебаш авылы кызы мәктәптән соң Минзәлә педагогия училищесының физика-математика бүлеген тәмамлый. Яшь белгеч Бура - Киртә авылында, Чыбыклы мәктәпләрендә хезмәт куя. Кыскасы, журналистлык һөнәренә кереп киткәнче мәгариф өлкәсендә чыныга.
Ә редакциядә корректорлык һөнәреннән башланган хезмәт соңрак тәрҗемәче, журналист – корреспондент сыйфатында дәвам итә.
“Без коллектив белән бик тату, күңелле яшәдек. Хәзерге Сбербанк бинасы урынында элек бараклар иде. Әлеге урынга редакцияне күчерделәр. Бинаның идәне җирдән әллә ни күтәртелмәү сәбәпле, редакциядә идән астында бакалар сайраганын ишетеп эшли идек, күпмедер дәрәҗәдә, әнә шул җан ияләре дә безгә иҗат дәрте өстәде”, - дип елмая Рәзинә Ахунова.
Әнә шулай шаярып, күңелле итеп эшли алар. Әкренләп яшь журналист төрле темаларга язылган матур, эчтәлекле мәкаләләре белән укучылар күңелен яулый. Ул вакытта район башлыгы булып эшләгән Рәшит Сәетович Хәмәдиев та Рәзинә Ахунова язмаларын яратып өлгерә.
90нчы еллар башында мөстәкыйль татар газетасы булып нәшер ителә башлаган “Зәй офыклары”нда Рәзинә Хаҗиәхмәт кызы инде өлгергән, ныклы фикерле журналист буларак эшкә керешә. Ул сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы буенча бүлекләрне җитәкли, хатлар бүлегендә эшли.

“Мәкаләләр язуны күңел биреп, яратып башкара идем. Бервакыт шулай “Алга” хуҗалыгында сыер савучыларны язарга карар иттем. Иртәнге сәгать 3тән торып, иртәнге савымга өлгерү өчен Карман фермасына юл тоттым. Мин килеп җиткәндә әле савым башланмаган иде. Шунда алдынгылар стендын карап, кемнең күпме сөт савуын укып, басып торам. Шунда машинадан олы гәүдәле Хәмәдиев килеп чыкты да, син кем, дип сораштыра башлады. Рәзинә Ахунова район газетасы корреспонденты, дип үзем белән таныштыргач, “менә ничек язасың икән син язмаларыңны, йокы кала дип тормагансың монда килгәнсең, шуңа да бик яратып укыйм синең мәкаләләрне”, диде. Миңа бу сүзләр канатлар куйды. Баксаң Рәшит Сәетовичның үз әтисе дә район газетасы редакторы булып эшләгән булган икән, шуңа да ул редакция эшчәнлегенә һәрчак игътибарлы булды”, - ди хатирәләрне яңартып Рәзинә ханым.
Гомумән, ул елларда журналистларга ихтирам-хөрмәт башкача була. Хезмәт кешеләре өчен газета битләрендә үзләренең фотоларын, алар турындагы язмаларны күрү зур мәртәбә санала. Район газетасын укучылар да күп була, ул чорда татар телендәге газетаның гына тиражы 4500 данәгә җитә. Шуңа да редакциядәге һәр иҗат кешесе саллы мәкаләләр язуга стимуллаштырыла.
Рәзинә Ахунова 1997 елда “Зәй офыклары” газетасы редакторы итеп билгеләнә. Аның урынбасары Илдус Сәмирханов була.
“Без газетадагы һәр материалның баш исеме кызыклы булсын өчен худсовет җыеп фикерләшә идек. Ә үзем журналистлардан матур сүзләр белән төрелеп, лирик тайпылышларга урын бирелгән материаллар таләп иттем. Яңа рубрикаларны да без коллектив белән бергәләп, матур, эчтәлекле булсын, дип сайлый идек. Ничек тә булса безнең газетаның укучысы булган хезмәт кешесен, матур, әдәби тел белән язылган язмалар укытып ял иттерәсе килде. Һәм без моңа ирештек тә, укучылар хатлары күпләп килә, ә аларда теге яки бу материалга карата белдерелгән фикерләр. Димәк, бу безнең эш эзсез калмаган, укучы күңелен уяткан, дигән сүз”, - дип сөйли хезмәтеннән канәгать калып ветеран журналист.
Рәзинә Ахунова редакторлык иткән чорда алар коллектив белән Татарстанның күп кенә истәлекле урыннарына экскурсияләргә дә баралар, соңга таба чит өлкәнең тарихи урыннарын да иңли башлыйлар.
Бүген инде Рәзинә Ахунова Чаллы шәһәрендә яши. Туган төбәгенә кайткан вакытта, редакция хезмәткәрләре белән дә еш очраша, үзе хезмәт иткән чорлар турында сөйли, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Хәзер инде ул улы Марат, кызы Лилия гаиләсенә сөенеп, аларга балалар багышып гомер итә. 6 оныкның яраткан әбисе хәленнән килгәнчә аларга үз белемен, бай тормыш тәҗрибәсен өләшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев