Разиф Кәримов: «Зәйлеләрне яңа ел бәйрәмнәрендә салют, фейерверк һәм петарда кулланудан баш тартырга чакырабыз»
Фейерверкларны һәм салютларны махсус хәрби операциядән егетләребез җиңү белән әйләнеп кайтканчы кичектереп торыйк.
Россиянең 30дан артык төбәге, шул исәптән Татарстан да, Яңа ел төнендә рәсми салютлардан баш тартты. Ә махсус хәрби операция зонасы белән чиктәш төбәкләрдә — Брянск, Белгород, Курск, Воронеж, Ростов өлкәләре, Кырым һәм Севастопольдә гражданнарга пиротехниканы куллануны тыйдылар. Шулай ук фейерверклар Урал аръягындагы шәһәрләрдә — Новосибирск, Чита һәм Иркутскида да булмаячак.
Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, шәһәр халкының яртысыннан артыгы фейерверклардан, Яңа ел корпоративларыннан һәм массакүләм урам концертларыннан баш тартуны хуплый, нәтиҗәдә барлык чаралар да кичектерелә. Санкт-Петербург, Самара, Калининград, Мурманск, Уфа, Пермьдә дә Яңа ел салюты булмаячак.
Хәбәр итүебезчә, республикада, шул исәптән Зәй районында 25 декабрьдән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә һәм бу чорда биналарда теләсә нинди пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
— Янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар каралган. Гражданнар — 10-20 мең, вазифаи затлар — 30-60 мең, предприятиеләр — 60-80 мең, юридик затлар 400 меңнән алып 800 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Сәнәгать объектларыннан, транспорт инфраструктурасыннан (автоюллардан тыш), ягулык-энергетика комплексыннан, шул исәптән линия объектларыннан 500 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә II һәм III куркыныч класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күпләп булган объектлардан, шәхси йортлардан һәм күпфатирлы йортлардан 30 метр ераклыктагы фейерверклар һәм салютлар кулланырга ярамый, — дип хәбәр итте район янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге баш дәүләт инспекторы Андрей Кириллов.
-Шәһәр-район халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә аңлы рәвештә пиротехника кулланудан баш тартыр дип өметләнәбез. Барыбыз да хәлнең катлаулы булуын һәм бу вакытта тиешенчә эш итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Бүгенге көндә безнең ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклый һәм якыннары алгы сызыктагы егетләребез өчен борчыла. Шуңа күрә салют арттыру урынлы түгел. Халыкны артык көчле тавышлар белән куркытмас, психикасын җәрәхәтләмәс өчен, салютлар, фейерверклар һәм петардалар кулланудан баш тартырга чакырабыз. Ә салют булачак! Махсус хәрби операциядән җиңү белән туган якларга әйләнеп кайткан хәрбиләребез хөрмәтенә! — ди район башлыгы.
Әлеге инициативаны «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча волонтерлык хәрәкәтләре активистлары, шәһәр-районның иҗтимагый оешмалары, шулай ук оешма-предприятиеләр коллективлары да хуплый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев