Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Разиф Кәримов: «Тотрыклы, имин ел килсен»

Тагын бер елны тарих битләрендә калдырабыз. Ул безнең барыбыз өчен дә зур сынаулар елы булды.

Район тормышы, икътисад, сәнәгатебезнең торышы турында без традиция буенча елга йомгак ясау максатында район башлыгы Разиф Кәримов белән әңгәмә кордык. Аны газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

- Разиф Галиевич, 2022 ел безнең барыбызны да ныклыкка сынады: сәяси чикләүләрне дә, ил иминлеге өчен бергә туплануны да кичердек. Зәй районы шушы шартларда алга куелган социаль-икътисади максатларны үти алдымы? Ел күрсәткечләре нинди?

- Соңгы елларда безне сынау артыннан сынау ныклыкка тикшерә. Алдагы елларга күз салсак, коронавирус сәбәпле, сәламәтлек өчен борчылсак, быел ул ил иминлеге өчен борчылу белән билгеләнә. Агымдагы елның 24 февралендә ил башлыгы Владимир Путин бое-рыгы нигезендә махсус хәрби операция башланды. Аның буенча Зәй егетләренә, район халкына шәхсән тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Чөнки ил иминлеген саклауга повестька алган һәр ир-егетебез Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә әзер булуын, үзен батырларча тотуын күрсәтте. Районыбыз халкының гуманитар ярдәм оештыруга кушылулары белән горурланам. Безнең көч - бердәмлектә, моны һәр зәйленең аңлавы куанычлы. Хакимият, иницатив төркем берлектә гуманитар ярдәм оештыруны, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә булышуны даи-ми күз уңында тотабыз. Лисичанскига ике тапкыр гуманитар ярдәм озаттык. Анда яшәүче халык өчен тонналап шикәр комы, он, ярма, токмач, башка азык-төлек, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре, ә хәрбиләребезгә кирәк-яраклар җибәрдек. Шәхсән әлеге урында үзем булып, биредәге хәлне күрдем. Алга таба имин көннәрдә яшәргә язсын.
Районда агымдагы елда тиешле барлык эшләр дә башкарылды. Шунысы мөһим, санкцияләр кертелгән, шактый четерекле чорда илебез, Татарстаныбыз, шул исәптән Зәй районы да социаль-икътисади хәлне тотрыклы саклап калуга иреште. Барлык куелган планнар да йөз процентка үтәлде. Зәй муниципаль районы финанс ягыннан да елны бурычларсыз, социаль программаларны үтәп тәмамлый. Билгеле булганча, 2021 елда җитештерелгән тулаем территориаль продукция күләме 58 миллиард сумга җиткән иде. Узып баручы елда да катлаулы чор кичерүгә карамастан, без үсеш динамикасын сакладык һәм бу күрсәткечне 62 миллиард сумга җиткерү бурычын куйдык. Шуның нәтиҗәсендә районда уртача хезмәт хакы 45 мең сум тирәсе тәшкил итте.

- Район оешма-предприятиеләре эшчәнлегенә һәм алар тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклауга бирелүче игътибарга да тукталып үтсәгез иде...

- Сәяси яктан үзгәрешләр оешма-предприятиеләргә дә кагылды. Моңа кадәр безнең предприятиеләр чит илләр сәнәгате белән тыгыз элемтәдә эш алып бара иде. Хәтта үзебездә җитештерү мөмкинлеге булганнарны да чит илдән сатып алдык, ә менә санкцияләр шартларында кирәкле товарларны тиз арада үзебездә җитештерү ихтыяҗы туды. Безнең район предприятиеләре җитәкчеләренә дә бу уңайдан эшне оештыруны тиз арада башкарырга туры килде. Без бергәләшеп килеп туган мәсьәләләрне чишә бардык. Нәтиҗәдә бер генә предприятиенең дә туктап калуына юл куелмады. ГРЭСта яңа энергоблок төзү эше вакытлыча гына туктатылды, әмма аны киләчәктә сафка бастыру өчен бөтен дәрәҗәдә дә җитди эш алып барыла. Бездә барлык предприятиеләр дә төрле мөһим программаларда катнашып, кыенлыкларны җиңә алдылар. Аерым алганда “Техно” заводы килеп туган шартларга карамастан, экологияне сак-лауда мөһим булган эшне кырыйга куймады. Җитәкче Андрей Мамонтов тырышлыгы белән предприятиедә газ чистарту җиһазларының беренче чираты урнаштырылды. Киләсе елда аның икенче чиратын да урнаштыру планы тора. Ә шикәр заводында әйләнә-тирә мохитнең пычрануына юл куймый торган чаралар даими күрелә. Гомумән, район территориясендәге экологик хәлне яхшыртуга җитди игътибар бирелә һәм биреләчәк. Барлык предприятие җитәкчеләренә эшне дөрес оештырулары өчен рәхмәт белдерәм.

- Социаль өлкә - һәрчак мөһим тармак. Ул халыкның төп ихтыяҗлары булган сыйфатлы сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка юнәлешләрне колачлый. Бу уңайдан кайсы эшләрне аерым билгеләп үтәргә мөмкин?

- Социаль, мәдәни, көнкүреш объектларын заманчалаштыруга зур игътибар бирелә. Соңгы 8 елда гына да 8 миллиард сумлык эш башкарылды, нәтиҗәдә якынча 300 объект халыкка уңайлы итеп эшләнде. Без социаль өлкәдә барлык зур максатчан эшләребезне 2022 елда Зәебезнең 370 еллыгына багышлап башкардык. Мәсәлән, сәламәтлек саклау өлкәсендә алдагы елларда да алып барылган зур төзекләндерү эшләре дәвам итте. Быел үзәк дәваханәнең хатын-кызлар консультациясе, ризык әзерләү блогы төзекләндерелде. Өч авыл – Гүлкин, Яңа Спас, Урсай авылларында яңа фелдьшер-акушерлык пунктлары сафка басты. Монда федераль, республика программалары һәм “Татнефть” тарафыннан игълан ителгән грантлар оту ярдәмгә килде. Киләсе елда үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегенә капиталь төзекләндерү үткәрү планга кертелде. Мәктәпләр, балалар бакчаларында чират буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. Авыл клублары яңартыла. Күпфатирлы йортларны төзекләндерү программасында катнашу зур күләмле эшләр башкарырга ярдәм итә. Узып баручы елда күпфатирлы 14 йорт заманча эшләнде, аларның тышкы кыяфәте генә түгел, эчке коммуникация челтәрләре тулысынча яңартылды. 2023 елга без тагын 20 күпфатирлы йортны төзекләндерүне планлаштырабыз. Бер үк вакытта шәһәрдә “Безнең ишегалды” президент программасы да уңышлы үтәлә. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып, шушы өч ел эчендә Зәйдә 133 ишегалды территорияләре төзекләндерелде, шуның 53е - быел башкарылган эш. Шәһәр эчендә йөрүче маршрут автобуслары эше дә яхшыртылды, уңайлы тукталыш павильоннары булдырылды. “Иҗтимагый киңлекләр” илкүләм программасы буенча җәмәгать урыннарын үзгәртү, уңайлы итү эше дә бара. Быел боз сарае янәшәсендә “Яшьлек” паркы төзелешен башлап җибәрдек. Әлбәттә, программага керү җиңел түгел, әмма моңа катнашы булган һәр кешенең, яшь архитекторлар командасының нәтиҗәле хезмәте белән ул мөмкин булды. Киләсе елга парк төзелеше дәвам итәчәк. Шулай ук 2023 елда 35нче бистәдә заманча бассейн сафка басачак. Моның өчен 440 миллион сумлык проект әзерләнде.

- Авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек ничек бәяләнә? Авыл хуҗалыгы техникасын сафта тоту өчен нинди чаралар кулланыла?

- Язгы кыр эшләрен башкарудан алып соңгы бөртекне, соңгы чөгендерне кырлардан җыеп алганчыга кадәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен көнне-төнгә ялгаган җаваплы чор дәвам итә. Иң беренче чиратта мин аграрийларыбызга, Фәргать Камалиев җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләренә һәр эшне вакытында, дөрес оештырып башкарулары өчен рәхмәт белдерәм. Табигать шартлары башта моңа кадәр күрелмәгән мул уңыш алуга өметләндерсә дә, җәйге чорда яңгырларның шактый вакыт яумавы бераз борчуга салды. Хәтта соң өлгергән көнбагыш, кукурузны ноябрь аенда җыеп алдык. Шулай да уңышлардан зарланырлык түгел, көзге бодай уңышы гектарыннан - 48,5, язгы бодай – 42, арпа – 42,1, борчак 33,4 центнер тәшкил итте. Уңышы соң җыелуга карамастан, көнбагыш - 22,6, кукуруз 30,1 центнер булды. Шикәр чөгендере 8905 гектар мәйданнан 367 тонна җыеп алынды. Алга таба аның мәйданын 15 мең гектарга җиткереп, Зәй районын рес-публикада шикәр чөгендере җитештерү юнәлешендә тагын да алга җибәрү планы бар инвесторыбыз Илшат Фәрдиевнең. Үсемлекчелектә уңышларга ирешүнең мөһим бер аспекты булып авыл хуҗалыгы техникалары тора. Чит илдә җитештерелгән әлеге транспорт чараларына запас частьләрне юллауның хәзер төрле юллары кулланыла, нигездә аларны үзебезнең илдә җитештерүгә йөз тотыла. Авыл хуҗалыгы тармагында терлекчелек юнәлешендә эшләүче хезмәткәрләргә, фермерларга да рәхмәт сүзләрен белдерәм. Бүгенге көндә районда 61 крестьян-фермерлык хуҗалыгының 21е терлекчелек белән шөгыльләнә.

- Разиф Галиевич, милли мәдәниятне, телне саклау да - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. 2023 елда районда бу максатта нинди эш планнары күздә тотыла?

- Безнең район - күпмилләтле халыкны берләштергән төбәк. Шуңа да җирлегебездә яшәүче һәр халыкның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә игътибарлы булу - төп бурычларыбызның берсе. Шәһәрдә балаларга кече яшьтән татар телендә тәрбия бирүче “Алтынчәч”, “Кояшкай” бакчалары нәтиҗәле эшли. Ә белем бирү йортлары буенча безнең күз төбәп торучы Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиябез бар. Анда заманча белем һәм тәрбия бирү өчен капиталь төзекләндерү эшләре башланды, ул дәвам итә. Моңа 2023 елда 130 миллион сум тәгаенлана. Шулай ук мәктәпләребездә татар телендә белем бирү мәгариф идарәсе тарафыннан контрольдә тотыла, төрле чаралар үткәрелә. Гүлкин авылы мәктәбендә без агымдагы елда балаларга чуваш телен укытуны оештырып җибәрдек. Бу уңышлы гына эшләп китте. Гомумән, милләтара дуслыкны булдыруны кече яшьтән тәрбияләү ул илебез иминлеген тәэмин итүдә төп нигез булып тора. Киләсе 2023 ел районыбызда Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы дип кабул ителде. Бу нәкъ менә районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының дустанә, бердәм булып, күркәм яшәүләренә зур игътибар бирелүче ел булачак. Аның кысаларында күп төрле программалар каралган. Имин һәм бәрәкәтле ел булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев