Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Разиф Кәримов: «Районның тотрыклы үсеше — хезмәт ияләренең тырыш хезмәт җимеше»

Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп узган бу көннәрдә без район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашып, әлеге күркәм датага районның нинди уңышлар белән килүе, алга нинди планнар куелуы хакында сөйләштек. Җиңел булмаган шартларда предприятие-ләребезнең замана таләпләренә яраклашуы турында кызыксындык.

Очрашуыбызның тагын бер матур сәбәбе — Разиф Гали улы Кәримов 4 сентябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аңа тәбрикләү сүзләрен җиткереп, районыбызны җитәкләүгә алынган көннән алып шәһәр, авылларыбызның үсүенә, бөтәюенә керткән олы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ирештердек. Бу әңгәмә август аенда яртыеллык эшчәнлеккә йомгак ясау максатында, авыл җирлекләрендә, шәһәрдә халык һәм оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән үтә торган традицион очрашуларны да яңа форматта тәкъдим итү булып тора.

— Разиф Галиевич, әңгәмәбезне агымдагы елда башкарылган күләмле эшләрне барлаудан, Респуб-лика һәм Шәһәр көненә нинди уңышлар, нинди прог-раммалар үтәлеше белән килүдән башлыйк әле...

— Республика көне уңаеннан районыбыздан зур делегация белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы тантанада катнаштык. Районның ике җирлеге республиканың муниципаль берәмлекләр ассоциациясе оештырган конкурста җиңүче булдылар һәм Төги, Югары Мәлем авыл җирлегенә яңа автомобильләр тапшырылды. Татарстаныбызда Республика көнен 33нче тапкыр билгеләп үттек, ә безнең өчен әле ул Шәһәр көне дә, быел без Зәебезгә 371 ел тулуны бәйрәм иттек. Бу — саллы яшь, шуңа да без саллы хезмәт башкаручылар, ил, республика үсешенә саллы өлеш кертүче оешма-предприятиеләребез белән горурланабыз. Билгеле булганча, Республика һәм Шәһәр көне якынлашкан соңгы ункөнлектә күп кенә тантаналы чаралар үткәрдек, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында заманча «Дулкын-Волна» бассейнын ачтык. Анда хәзер өлкәннәр, кечкенә балалар өчен дә кинәнеп спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Республика Рәисе бассейн белән янәшәдә күпфункцияле спорт үзәге төзергә дә фатыйха бирде.

Капиталь төзекләндерүдән соң Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен ачтык, заманча белем бирү йорты 1 сентябрьгә укучыларны яңарып, көязләнеп каршы алды. Мәктәптә төрле шөгыльләр өчен дә, ана телендә белем алуга да шартлар яхшырды. Без мәктәп туклануына да җитди игътибар бирәбез. Ит, сөт ризыклары, яшелчә белән үзебезнең «Зәй» агросәнәгать паркы тәэмин итә, алар «Мәктәп туклануы» оешмасы белән бергәләп балалар өчен сыйфатлы ризык әзерләүгә йөз тота. Үзәк дәваханәдә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән ашыгыч ярдәм бүлеге төзекләндерелде. Алга таба алар йогышлы авырулар бүлеген төзекләндерү өчен дә грант программасында катнашырга чакыралар. Сарсаз-Баграж авылында яңа фельдшер-акушерлык пунк-ты ачылды, тагын 7 авылда ФАПлар төзекләндерелде.

Җиңел булмаган икътисади шартларда яшәсәк тә, иҗтимагый киңлекләр булдыру эше дә дәвам итәчәк. Шәһәрнең «Яшьләр» ял паркында төзелеш эшләре гөрләп бара, алга таба биредә яңа никахлашу йортын төзергә планлаштырабыз. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының өченче өлешен ясау планы белән яшибез. 17 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндердек, төп игътибар быел түбәләрне яңартуга бирелде, киләсе елга фасадлар өлешенә игътибар булачак. Әлеге программа 2043 елга кадәр дәвам итә, без ел саен күпфатирлы йортларны төзекләндерүне дәвам итәргә исәп тотабыз. «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә 19 күпфатирлы йорт ишегалды яңартылды. Тагын калган 23 ишегалдын киләсе елда төзекләндереп бетерү планы бар. Без хәтта тулай тораклар урнашкан күпфатирлы йортлар ишегалларын да заманчалаштыруга алындык. Мондый программа безнең республикада гына, Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт. Юллар төзекләндерү дә көн үзәгендә, «Имин, сыйфатлы юллар» илкүләм программасы буенча күп эш башкарылды. Җылылык трассасын төзекләндерү буенча без быел күләмле эшне башлап җибәрдек. Авылларыбыз да елдан-ел яңара, Югары Мәлемдә күпер төзекләндерелә, Сәвәләйдә авыл юлы ремонтланды, Камышинка авылында суүткәргеч яңартыла, Дүрт-Мунчада мәдәният йорты төзекләндерелә. Шулай ук Урсай, Сарсаз-Баграж,
Поручик, Урта Баграж, Яңа Спас авылларында клубларның түбә өлешләре, җылылык челтәрләре алыштырыла. Гомумән, кайсы авылда нинди уңайлы шартлар тудыру мөһим — алар көнүзәгендә. Шәһәр-районда исә агымдагы елның гыйнварыннан июнь аена кадәр 6494 квадрат метр торак төзелде. Республикада 44 программа эшли, пандемия, махсус хәрби операция чорына карамастан, алар барысы да гамәлдә булды. Безнең район территориясендә исә 22 республика һәм федераль программа кысаларында 67 объект төзелде, ремонтланды, төзекләндерелде. Ел саен без ике тапкыр эшчәнлекне халыкка бәян итү максатында җыеннар үткәрәбез. Һәр ел саен мондый очрашулар 50дән арта, бу юлы менә массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка башкарылган эшләрне бәян итәргә булдык.

— Илебез, республикабыз санкция басымы аркасында җиңел булмаган чор кичерә. Районның социаль-икътисади күрсәткечләре ничек? Хәзерге шартларга районның эре предприятиеләре җайлаштымы?

— Районның бюджет формалаштыручы оешмаларына ГРЭС, «Аккурайд уилз Руссиа» ҖЧШ, «Техно заводы» ҖЧШ, «Зәй шикәре» ААҖ, «Зәй элеваторы» һәм өч агрофирма — «Зәй», «Восток», «Зәй шикәре» керә. Алар бүгенге шартларга җайлашып, җитештерү темпларын киметмичә эшлиләр. Безнең район оешмаларының актив эшчәнлеге бигрәк тә елның икенче яртысына туры килә, бу урып-җыю эшләре белән дә, ГРЭСның җәйге чорда күпләп электр энергиясе эшләп чыгаруга көйләнүе белән дә аңлатыла. Һәр предприятиедә дә агымдагы елга билгеләнгән эш планы тиешле дәрәҗәдә үтәлә. Кайберләрендә, махсус хәрби операция сәбәпле, җитештерү йөкләнеше тагын да артты. Тәгәрмәч продукциясе җитештерүче завод йөз процент күләмендә заказлар белән тәэмин ителде. Биредә КАМАЗның төп конвейеры өчен, АвтоВАЗ, НЕФАЗга тәгәрмәчләр эшләнә. Шулай ук Белоруссиягә экспорт җайга салынды. Агымдагы елның яртысында 460 мең данә тәгәрмәч әзерләнде, бу узган елның шушы чорына караганда, 5 мең данәгә артык. Районда иң зур хезмәт хакы биредә исәпләнә: заводта уртача эш хакы — 84 мең сум. Бу әле чик түгел, шәхсән үзем завод авыррак чорлар кичергәндә җитәкчелекне хезмәт коллективын, белгечләрне сакларга чакырып килдем, аларга социаль, рухи яктан ярдәм оештыруны сорадым, хәзер менә бу мәсьәлә актуаль. Районыбыз предприятиеләрендә эшләүче күп кенә егетләребез хәрби операция башлангач, ил бөтенлеген саклауга алындылар. Аларның кыска вакытлы ялга кайткач хезмәт урыннарына килүе сөендерә, чөнки алар эш урыннарында бәяләнү алганнар. Моннан тыш, «Техно» заводында продукцияләрен җибәрү буенча география үзгәрсә дә, җитештерү әйләнеше кимемәде. Әле киресенчә, ел саен алар җитештерү күләмен тотрыклы рәвештә 10 процентка арттыра баралар, җитәкчелеккә эшне оештырулары, хезмәт коллективына нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерәм. Бер ел эчендә әзерләнеп озатылган продукция күләме — 4,8 млрд сум. Бүген предприятиедә бер хезмәткәргә төшкән җитештерү күләме 16,5 млн сум тәшкил итә. «Техно» заводы әле махсус хәрби операция башланган көннән алып гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш кертә, җитәкчеләре Андрей Мамонтов үзе элекке хәрби буларак, бу юнәлештә бик актив. Без зәйлеләр белән бергәләп аны соңгы ун ел эчендә юкка гына өч тапкыр «Ел җитәкчесе» итеп сайламадык. Биредә бер үк вакытта экологияне саклау буенча да зур проект тормышка ашырыла. Газ чистарту җиһазларының икенче этабы монтажланды. Шуның нәтиҗәсендә атмосферага чыгарылучы калдыклар 98 процентта зарарсызландырыла. Бер үк вакытта проект җылылык энергиясен кабат куллану мөмкинлеге бирә, бу исә табигый газга булган чыгымнарны киметә. Бу максатларга барлыгы 170 млн сум инвестицияләр тотылды.

ГРЭС районда гына түгел, республикада зур күләмдә энергия эшләү оешмасы булып тора. Ярты ел эчендә коллектив тарафыннан 1,9 млрд кВт-сәгать электр энергиясе җитештерелде, сумнарда караганда бу — 5 млрд 287 млн. Уртача хезмәт хакы — 74 мең сум. Заманча яңа энергоблок ПГУ-850 төзелеше өчен төп җиһазны куючыны алыштыру буенча сөйләшүләр актив дәвам итә. Без бу хакта Зәйгә сәфәре барышында Рөстәм Нургалиевич белән дә, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Мәгъсүмҗанович белән дә фикерләштек, яңа энергоблок, һичшиксез, төзеләчәк, Зәй — ул энергетиклар шәһәре, шуңа да калабыз җисеменә тугры калачак. Юкка гына республикабыз башлыгы бу мәсьәләдә ике тапкыр Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәде.

Шикәр заводы 29 августтан яңа чөгендер эшкәртү сезонын ачып җибәрде, 30 августта инде яңа уңыштан тәүге шикәр комы әзерләнде. Билгеле булганча, завод проектлаштырудан алып, җитештерү линияләрен булдыруга кадәр Украина белгечләре тарафыннан эшләнгән иде. Узган ел эш сезоны алдыннан гына анда махсус мичне реконструкцияләүне дә алар башкарды, шул сәбәпле шикәр кайнату чоры да тоткарланып торды. Ә быел исә һәр эш үз вакытында башланды. Соңгы яңалыкларга килгәндә, монда чөгендер чималын ярым коры рәвештә эшкәртүгә җибәрү проекты тормышка ашырыла башлады. Бу үз чиратында пычрак су чыгаруны киметергә, шикәр кайнатуны нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Проект 1,5 млрд сум белән исәпләнә һәм ул бер тәүлеккә чөгендер эшкәртүне 10 мең тоннага җиткерергә ярдәм итәчәк. План буенча бу сезонда җитештерелгән продукция күләмен 6,7 млрд сумга җиткерү күздә тотыла.

Блоклы трансформатор подстанцияләре җитештерү эшчәнлеге буенча шәһәрдә яңа «ЭлектроОптима» ҖЧШ эшли башлады. Ел азагына кадәр Татарстан, Самара өлкәсе, Мәскәү өчен 104 подстанция әзерләү планы куелган. «Зәй керамзит» ҖЧШ продукциясенә дә сорау зур. Югары көчәнеш астында эшләү үзәге үсештә. Ул ачылганнан бирле 18 мең белгеч махсус укулар үтте. Зәй кирпеч заводына да җитди инвестицияләр җәлеп итү күздә тотыла. Монда клинкер кирпеч ясау буенча яңа проект эшләре бара. Башка предприятиеләребез дә планлы эшләвен дәвам итәләр, «Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре тиз арада сыйфатлы итеп юлларны төзекләндерүне алып баралар.

Агымдагы елның алты аенда районның социаль-икътисади үсешенә килгәндә, оешма-предприятиеләр тарафыннан 20160,9 млн сумлык товар җитештерелде һәм эшләр башкарылды. Бу күрсәткеч буенча район республикада сигезенче урында. Районыбызның салым түләүчеләренә рәхмәт белдерәм, безнең бу ярты елда бюджетка керем өлеше 104 процентка үтәлде, бу бик яхшы. Июнь ае өчен сәнәгать җитештерүе индексы — 120,5 процент. Без бит әле нефтьле район да, безнең территориядә республиканың 5-6 процент нефте чыгарыла. 20 процент бюджет керемен энергетиклар һәм чама белән шул ук күләмдә авыл хуҗалыгы, эшкәртү предприятиеләре оешмалары тәшкил итсә, 20 процент керемне райондага кече эшмәкәрлек оешмалары бирә. Бүген кече эшмәкәрлектә товар әйләнеше 10 млрд сумга якын. Бездә үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр агымдагы елның сигез аенда 3 меңнән артты. Хәзер 3026 кеше үзмәшгуль буларак теркәлде, бу хезмәт активлыгындагы район халкының 10 процентын тәшкил итә. Һәм иң куанычлысы, алар барысы да эшли, салым түләүләре йөкләмәсен үти, чөнки башка шәһәрләрдә теркәлеп эш алып бармаучылар бар, ә бездә андыйлар юк. Үзмәшгульләр үзләрен эш белән тәэмин итеп кенә калмый, өстәмә эш урыннары да булдыралар.

— Зәй районы республикада авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы позицияне бирми. Быелгы корылык елында Зәй аграрийлары эшчәнлеген ничек бәялисез? Алга таба авыл хуҗалыгы буенча нинди планнар күздә тотыла?

— Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы тармагы районның җитештерү потенциалында саллы өлеш тота. Бу әлеге тармакта тырыш, сәләтле кешеләребезнең күп булуы, аларның нәтиҗәле хезмәте аркасында шулай. Техника ул нинди куәтле булса да, аның белән идарә итүчесез эшләми. Язгы кыр эшләренә тотынганчы ук без машина-трактор паркларында механизаторлар белән очрашып хезмәт йөкләмәсен билгелибез, алар тырыш хезмәтләре өчен стимуллаштыру чаралары булуын инде беләләр. Чәчү чорына нәтиҗәне Сабантуенда ясасак, урып-җыюга йомгак көз көне "Уңыш бәйрәме«ндә ясала. Авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр табу, техниканы төзекләндерүдә бераз кыенлыклар белән очрашсак та, һәр эш вакытында башкарылды, барлык агрегатлар тиешле чорда әзерлек сызыгына бастырылды. Безнең аграрийлар 42 мең гектар мәйданда язгы кыр эшләрен башкардылар. Шуның 22 мең гектарын — бөртеклеләр, 2 мең гектарын — терлек азыгы, 18 мең гектарын техник культуралар биләде. Быелгы һава торышы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен нык сынады. Апрель азагында 30 градус җылы булды, без туфрактан дым китә дип борчылдык, ә май башындагы урыны белән 10-12 градус салкынга җиткән температура уҗымнарга зыян салды, өстәвенә аннан соң ике ай дәвамында кырларга бер бөртек яңгыр төшмәде. Шуңа да карамас-тан, бөртеклеләрдән 95 мең тонна уңыш җыеп алынды, бер гектардан уртача уңыш 25 центнер тәшкил итте. Алдагы шундый корылык елларына күз салсак, 2010 елда ул бер гектардан — 6, 2021 елда 21 центнер булган. Юкка гына безне республика Рәисе үсемлекчелектә бик оешкан район дип атамады, чөнки технологик чаралар белән аграрийларыбыз игеннәрне һава торышы стрессыннан сакладылар. Безнең «Зәй» агрофирмасының аксакал агрономы, 62нче сезонын эшләүче Раиф абый Вәлиев, мондый һава шартлары мин эшләгән дәвердә булмады, диде. Салкыннарның үзәге дә нәкъ менә алар ягы басуларына туры килде. Салкыннар уҗымнарга зыян салу сәбәпле, район территориясендә 1300 гектар мәйданда чөгендерне яңадан чәчтек, арпа һәм башка культуралар, агротехник чаралар үткәрү сәбәпле, яңадан тернәкләнде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәттән башка сүз юк. Хәзер инде алар көзге чәчү белән мәшгуль, чәчелгән басуларга яңгырлар явуы да бик яхшы.

Терлек азыгына килгәндә, бүгенге көнгә 24 мең тонна — сенаж, 800 тонна печән әзерләнде. Узган елгы терлек азыгы запасларын кушып, бер баш терлеккә уртача 44 центнер азык бар. Ә шәхси хуҗалыкларга терлек асрау өчен салам бирелде. 23 августтан исә шикәр чөгендере уңышын җыю башланды, ул — 8797 гектар. Бер үк вакытта район басуларында туфракны киләсе ел уңышы өчен әзерләү дә бара. Тиешле тукландыру чаралары, җир эшкәртү башкарыла.

Республика Рәисе безгә терлекчелек буенча эш ысулларын карарга чакырды. Авылда халык терлек асрап яшәргә күнеккән, аларны эшсез калдыру дөрес түгел, әлбәттә. Инвесторыбыз карары белән безнең агрофирмалардагы мул сөт бирә торган сыерлар Азнакайдагы комплексларга күчерелде. Бизнес буенча караганда, бу — дөрес, әмма без Зәйдә дә терлекчелек тармагын саклауны күздә тотабыз, бу уңайдан инвесторыбыз, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән сөйләшүләр, фикер алышулар бара. Терлекчелек буенча фермерлык эшчәнлеге алып барырга теләүчеләргә бушаган ферма биналарын бирергә әзербез, республикада бу уңайдан төрле ташламалы программалар, грантлар бар. Хәзер, гомумән алганда, районда авыл хуҗалыгы оешмаларында, шәхси хуҗалыкларда июнь азагына 7,2 мең баш терлек исәпләнә. Алты айда барлыгы 0,5 мең тонна ит, 8,6 мең тонна сөт җитештерелде. Шунысы да бар, терлекчелек, кошчылыкта ветеринарлар төрле йогышлы авырулардан сак булырга чакыралар, бу, әлбәттә, бик урынлы, шикле, документсыз терлекләрне сатып алудан сак булыгыз.

— Районга төрле тармакларга яшь белгечләрне тарту максатында нинди чаралар кулланыла? Быел — Педагоглар һәм остазлар елы, яшь укытучыларга нинди кызыксындыру чаралары уйланыла? Сәламәтлек сагы тармагын белгечләр белән тулыландыру нинди стадиядә?

— Мин һәрвакыт әйтеп киләм, кешеләр — безнең төп потенциалыбыз. Шуңа күрә һәр белгеч, хезмәткәр хөрмәттә булырга, белгечләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Мәгариф өлкәсендә безнең белгечләргә аеруча кытлык бар дип әйтмәс идем. Әмма һәр елны без Чаллы, Алабуга педагогика югары уку йортлары белән элемтәдә торып, югары сыйныф укучыларына юнәлешләр бирергә тырышабыз, тик менә бу өлкәдә максатчан программа белән ныклап эшләгән юк. Югыйсә педагогика уку йортлары җитәкчеләре укытучы белгечләр әзерләп районга кайтарырга ярдәм итәчәкләрен белдерәләр. Алга таба моны җайга салырбыз дип уйлыйм. Яшь укытучыларны кызыксындыру, стимуллаштыру өчен дәүләт программалары бар, алар нигезендә эш бара. Ә менә медицина өлкәсенә табиб-лар җитешмәү сәбәпле, без максатчан программа буенча эшлибез. Узган ел иң күп — алты чыгарылыш сыйныф укучысына югары уку йортларына юлламалар бирелде, алар укуларын тәмамлагач, район үзәк дәваханәсенә кайтып эшләячәк. Гомумән, медицина югары уку йортларында максатчан юллама нигезендә бүгенге көндә 20 кеше белем ала, шуларның 5се ординатурада «офтальмология», «рентгенология», «хирург-стоматолог», «педиатрия», «травматология һәм ортопедия» буенча махсуслаша. Киләсе елга инде без 3 белгечнең үзәк дәваханәгә эшкә кайтуын көтәбез.

— Зәйнең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Шәхсән үзегезнең күңелегезгә иң хуш килгән, ял бирә торган урын нинди? Буш вакытыгыз булса, нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

— Шәхсән мин үземне инде төп Зәй кешесе итеп тоям. Зәйнең киләчәге якты булачагына, елдан-ел заманчалаша баруына шигем юк. Монда уникаль кешеләр яши, ә андыйлар белән таулар күчерергә була. Мин Зәйнең һәр почмагын яратам, чөнки анда соңгы 9 елдагы барлык борчу-мәшәкатьләрем, шатлыклы мизгелләрем сыйган. Аеруча актив төзелеш эшләре башкару чоры 2015 тән 2020 еллар арасында булды. Бу вакытта хезмәт куйган командага, аеруча Илнар Фәнилевичка рәхмәт. Гомумән, кем белән генә эшләсәк тә Зәебезне матур итәргә тырыштык һәм тырышабыз. Ә буш вакытымны мин йортымда, үз хуҗалыгымда үткәрергә яратам, чисталык, тәртип урнаштыру белән кинәнеп шөгыльләнәм, физик хезмәт миңа ял бирә. Өйдә торган вакытлар бик еш булмый, монда инде эшемне аңлаган тормыш иптәшемә рәхмәтлемен. Ул йортыбызда җылы, уңайлы шартлар тудырып торганга, эш белән озаклап мавыгырга мөмкинлек бар.

— Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан зәйлеләргә теләкләрегез...

— Исеменнән үк күренгәнчә, без аны тынычлык һәм үзара татулык булсын дип игълан иттек. Иң мөһиме — һәркемгә ныклы сәламәтлек телим. Һәм инде барыбыз да зарыгып көткән тыныч тормыш килсен тиз көннәрдә. Районның тотрыклы үсешен тәэмин итүче һәр тармак, өлкәнең хезмәт ияләренә тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев