Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Разиф Кәримов: «Киләсе ел тынычлык алып килсен»

Җиһанда 2023 елның соңгы көннәре. Ил өчен шактый сынаулы бу елда безнең зәйлеләрнең тырыш хезмәтен, бердәмлеген билгеләп үтәргә тулы хокукыбыз бар. Ә районның агымдагы елдагы яшәешен, киләсе елга планнарны тулы күзаллау максатында район башлыгы Разиф Кәримовның елны йомгаклау чыгышын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

– Сер түгел, узып баручы ел безне ныклыкта, бердәмлектә сынады. Без тормыш кыйммәтләрен, бер-беребезнең кадерен ныграк белергә, яратырга өйрәндек. Яңа ел бусагасында торганда, без аның чын күңелдән уңышлы ел булуын телибез. Бөтен илебезгә ул тынычлык, Җиңү алып килсен. Һәр гаилә өчен уңышлар һәм матур ачышлар елы булып тарихка кереп калсын.
Бүген безнең районның, илебезнең иң батыр, иң яхшы уллары хәрби бурычларын үтәп, махсус хәрби операциядә катнашалар. Алар - чын каһарманнар, Ватанга тугрылыклы ир-егетләр. Бүгенге көндә 50дән артык ир-егетебез төрле дәрәҗә орден-медальләр белән бүләкләнде. Ә үз гомерен Ватан өчен биргәннәр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән зәйлеләр актив төстә хәрбиләр һәм Лисичанск, Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен ярдәм оештыруга зур өлеш кертә. Дистәләгән гуманитар ярдәм рейслары урыннарга юл алды. Солдатларыбызга, Луганск өлкәсе халкына иң кирәкле булган товарлардан 290 тонна йөк җибәрелде, шулар арасында 11 автотранспорт, 210 электрогенератор, җылылык бирүче җайланмалар, туклану өчен продукция, киемнәр, гигиена, реабилитация чаралары, дарулар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм башка кирәкле чаралар. Елның соңгы ае декабрьдә генә кирәкле товарлар җыелмасыннан өч рейс җибәрелде. Бу ярдәмгә безнең барлык оешма-предприятиеләребез, өлкәннәребез, балаларыбыз, “Помощь рядом! Ярдәм янәшәдә!”, “Зәй җылысы”, “Ватан сакчылары” фонды хәрәкәтләре әгъзалары, дини оешмалар, йөзләрчә волонтерлар кушылды.

Гомуми эшкә җитди өлеш кертүче, киң күңелле зәйлеләрне аерым атап үтәсем килә. Алар – маскировка челтәрләре үрү буенча районда аерым юнәлеш башында торучы Елена Хисаметдинова, хәрбиләр өчен коры ашлар әзерләүче Надежда Хәбибуллина, җылы оекбашлар бәйләүне оештыручы Наталья Зиннурова, укучылары белән бергәләп окоп шәмнәре ясаучы, госпитальләр өчен култык таяклары әзеләүче Ал. Бистәсе мәктәбенең технология укытучысы Нияз Һадиуллин, хәрбиләргә, госпитальләргә медикаментлар җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнүче Наталья Березина, блиндаж мичләре ясаучы Ришат Шакиров һәм башка бик күп олы хөрмәткә лаек затлар. Чын күңелдән зур рәхмәт cезгә!

Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту, ярдәм итеп тору да – мөһим юнәлешләрнең берсе. Күптөрле ярдәм чаралары белән беррәттән, хәрбиләрнең балалары өчен төрле уңай шартлар тудыру да күз уңында. Аларның ялын оештыру, сәламәтләндерү, тукландыру, спорт белән шөгыльләндерү беренче чиратта тора. Балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналар түләүләрдән азат ителде, мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүгә, төрле түгәрәкләргә йөргән өчен дә түләүләр юк. Хәрбиләрнең яңа туган балалары өчен район бюджетыннан 100әр мең сум бүленә, инде биш гаиләгә шундый бүләкләр ясалды. Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән 18 очрашу уздырылды, мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

Ә көндәлек яшәешкә килгәндә, балаларыбыз, яшьләребез уңышлары сөендерә. Ил Президенты башлангычы белән “Беренчеләр хәрәкәте” гомумроссия оешмасы төзелде. Ул яшь буынны илнең чын патриотлары итеп үстерүне, тарихи истәлекләрне саклау-чылар, яклаучылар буларак тәрбияләүне үз эченә ала. Районда әлеге хәрәкәткә актив кушылдылар, инде бүген 30 беренчел оешмабыз бар.

Яшь буын, киләчәгебез буларак, һәрчак күз уңында. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән соңгы елларда яшьләр объектлары капиталь төзекләндерелә, тәртипкә китерелә. Безнең район территориясендәге “Созвездие” җәйге муниципаль балалар ял лагеренда зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Җәйге чорда “Созвездие”, “Ялта-Зәй”, “Факел” лагерьларында, мәктәп яны лагерьларында 5300 бала ял итте. Быел беренче тапкыр лагерьлар арасында фестиваль оештырылды.

Район яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Минем ишегалды лагерем” проекты елдан-ел популярлаша бара. Ул республикада да иң яхшы проект буларак билгеләнеп, хәзер башка районнарга таратыла. Проект бер миллион сумлык грант отты.

Зәй яшьләре фестиваль хәрәкәтләрендә дә республикада үзләрен яхшы күрсәтеп киләләр. Быел “Созвездие-Йолдызлык” XXIII телевизион балалар-яшүсмерләр фестивалендә Александра Шишмагаева аерым башкаруда һәм “Азаль” ансамбле үз номинациясендә беренче урын алдылар.
Эшче яшьләребез “Наше время-Безнең заман” XI фестивалендә сынатмадылар. Район башкарма комитеты һәм ГРЭС командалары төрле номинацияләрдә җиңүләр яулап, финалда өченче урынга лаек булдылар.

2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы буларак узды. Мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы 21 балалар бакчасы һәм 11 мәктәпкәчә төркем эшләп килә. 22 мәктәптә 5200 укучы белем ала. Бүгенге көндә тугыз мәктәптә фәннәр татар телендә укытыла. Милли мәгарифне үстерү максатыннан татар телендә белем һәм тәрбия бирүче өстәмә ике беренче сыйныф ачылды һәм 48 сыйныфта тәрбия татар телендә оештырылды. Безнең өчен зур куанычлы вакыйга – Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенә капиталь ремонт үткәрелде. Бу уку йорты тарихи традицияләрне исәпкә алып, заманча җиһазландырылды.

Агымдагы елда фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча укучыларыбыз 67 призлы урын алдылар, бу алдагы елдан 6га күбрәк. 29 чыгарылыш укучысы «Укуда аеруча зур уңышлар өчен» медале белән бүләкләнде.

Без һөнәри белем бирүгә дә зур игътибар юнәлтәбез. Политехник колледжда төрле компетенцияләр буенча 540 студент белем ала. Аларны укудан соң эшле итү дә – көн үзәгендә.

Зәй, ике Олимпия чем-пионының туган җире буларак, спорт традицияләренә дә тугрылыклы. Бер елда илкүләм дәрәҗәдә 4 ярыш оештырылды. Республика башлыгы катнашында яңа заманча бассейнны ачтык.

Милли бәйрәмнәрне тиешле дәрәҗәдә оештыруга да җитди игътибар бирәбез. Быел республика данын Магнитогорский шәһәрендә оештырылган федераль Сабантуенда якладык.

Сәламәтлек – иң зур байлыгыбыз, дип юкка гына әйтмибез. Соңгы елларда районда дәвалау учреждениеләре инфраструктурасын яхшыртуда күп эшләнде. Сигез ел эчендә сәламәтлек сагы өлкәсенә җәлеп ителгән инвестицияләр 600 миллион сумнан артып китте. Поликлиниканың инде барлык бүлекләре дә төзекләндерелде. Киләсе елда йогышлы авыруларны дәвалау бүлеген капиталь төзекләндерү планга кертелде.

«Татнефть» җәмгыяте икенче ел рәттән нефть чыгарылучы районнарда социаль учреждениеләрне заманчалаштыру, авыл җирлекләре өчен грант ярдәме бүлеп бирә. Нәтиҗәдә 130 миллион сумга 28 проект гамәлгә ашырылды. “Агрокөч” холдингы беренче мәртәбә 7 авыл җирлеге өчен 3 миллион 270 мең сум күләмендә грант ярдәме күрсәтте.

Догазификация программасы буенча да эшләр бара. Бүгенге көнгә 282 килешү төзелеп, 200 йорт газга тоташтырылды.

“Безнең ишегалды” республика программасы да дәвам итә. Дүрт елда 152 ишегалды территориясе, кварталлар арасындагы юллар төзекләндерелде. Шуларның 19ы – быел башкарылган эш. Гомуми сумма 600 миллион сум белән исәпләнә. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез.

Энергияне саклау чаралары да уңышлы тормышка ашырыла. Шәһәр урамнарын яктыртуда заманча чаралар куллану нәтиҗәсендә 2017 елдан алып энергоресурсларны экономияләү 59 миллион сум тәшкил итте. Җиде еллык проект биш елда башкарылды.

Юл эшләрен башкаруга 770 миллион сум юнәлдерелде. Нариманов урамында юлчылар эшне бик сыйфатлы башкарып куандырды. М-7 магистраль юлын төзү дә безнең район территориясе аша башкарыла.

Узып баручы елда шәһәр тирәлеген уңайлы итү буенча иң яхшы проектлар VI Бөтенроссия бәйгесендә катнашып җиңү яулау 85 миллион сумлык грант отарга ярдәм итте. Шуның нәтиҗәсендә Яңа шәһәрдә “Яшьләр” паркы сафка басты. Алга таба да биредә эш дәвам итәчәк.

Авыл җирлекләрендә күп кенә мөһим эшләр үзара салым программасы нигезендә тормышка ашырыла. 10 ел эчендә халыкның бергәләшеп җыйган акчалары республикадан дүрт тапкырга арттырылып, 167 миллион сум тәшкил итте. Шуның бәрабәренә авылларда юлларга ташлар җәю, зиратларны тәртипкә китерү һәм башка эшләр эшләнә.

Бүген социаль-икътисади үсеш этабының динамикада булуы куандыра. Күп кенә предприятиеләребез үзләренең финанс
торышын яхшыртуга ирештеләр. Мәсәлән, 2022 елда җитештерү күләме 68,5 миллиард сумга җиткән иде, быел исә аны ел азагына кадәр 70 миллиард сумга күтәрү максаты тора. Сәнәгать җитештерү индексы агымдагы елның октябренә 109,9 процент тәшкил итте, 2022 ел белән чагыштырганда, быелның гыйнвар-октябрендә ул – 104,8 процент. ТР буенча гыйнвар-октябрьгә сәнәгать җитештерүе индексы 103 процент белән билгеләнә. Күп кенә предприятиеләр инде 9 ай нәтиҗәләре буенча зур керем белән баруларын күрсәттеләр. Район икътисадына зур өлеш кертүче ГРЭС, “Техно” заводы, “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШ, “Зәй шикәре” АҖ, «Татнефть» җәмгыяте, кече нефть компанияләре - СМП «Нефтегаз», ТатЭХ һәм башкаларга олы рәхмәт белдерәм.

Безнең алда ел саен бюджет керемен арттыру бурычы тора. Эшмәкәрлек эшчәнлеге, салым түләү потенциалы үсү сәбәпле, без беренче тапкыр 2 миллиард сумлык район бюджеты чиген узуга ирештек.

Яхшы эшчән климат эре эшмәкәрлеккә генә түгел, кече эшмәкәрлек өчен дә бик мөһим, бигрәк тә үз эшен яңа башлаучыларга бу бик кирәк. Бездә хәзер эшмәкәрлек субъектлары саны 1382гә җитте. Үзмәшгуль статусын алучылар - 3108. Бу райондагы хезмәткә яраклы халыкның 10 процентын тәшкил итә. Үзмәшгульләр продукцияләрен, хезмәт күрсәтү төрләрен тәкъдим итеп, базар мөнәсәбәтләренең тулы хокук-лы катнашучыларына әверелделәр.

Районның җитештерү потенциалын үстерүгә авыл хуҗалыгы лаеклы өлешен кертә.

«Агрокөч» холдингына караган «Зәй», «Восток», «Зәй шикәре» агрофирмалары һәм «Союз-Агро» җәмгыятенең Гүлкин бүлекчәсе районның 93 процент җирләрен эшкәртә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 61 крестьян-фермер һәм 10330 шәхси хуҗалык шөгыльләнә.

Язгы чәчү кампаниясен 42 мең гектарда башкардык. Быел малларны кышлату өчен 24 мең тонна сенаж һәм 22 мең тонна силос салынды, 900 тонна печән әзерләнде. Бу, алдагы елдан калган азыкларны исәпкә алып, бер шартлы терлеккә 44 центнер азык берәмлеге дигән сүз.

Район август уртасында республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыю эшен төгәлләде. 23 августта шикәр чөгендерен алуга керештек. Шикәр кайнатуга завод 28 августтан тотынды. Әлбәттә, быел үсемлекчелек зур сынау узды. Өч төн рәттән 10 градустан арткан суыклар, кискен корылык тискәре йогынты ясады. Шуңа да карамастан, быел 94 мең тонна ашлык җыеп алдык.

Зәй шикәр заводы 800 мең тонна чөгендер эшкәртеп бетереп килә.

Быел без авылларда халык мәшгульлеген арттыруга юнәлтелгән форматтагы эшчәнлеккә игътибар бирдек. Алга таба да шәхси хуҗалыкларда терлек, кош-кортлар асраучылар санын арттыру өчен төрле программаларга керү мөмкинлекләре тудыруда ярдәм оештырырга исәп тотыла. Ә авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү өчен шәһәрдә ярминкәләр оештыру традициясе саклана. Быел барлыгы 32 ярминкә уздырылып, аларда 41 миллион сумлык продукция сатылды.
Гомумән, без бергәләп күп эшләр башкардык, алда әле башланмаганнары да көтә. Туасы ел хәере белән килсен! Барыбызны да Яңа 2024 елда куанычлы мизгелләр генә көтсен!

Сәяси тормышка килгәндә, безне 2024 елда зур вакыйга – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көтә. Ул 17 мартта үтәчәк. Хәзерге Президентыбыз Владимир Владимирович Путин да үз кандидатурасын яңа срокка тәкъдим итәргә килеште. Бу безгә Россиянең киләчәге өчен ышаныч хисен арттыра.

Агымдагы елда илебез җитди сынаулар алдында калды, ул сынаулар көндәлек тормыш эшчәнлегенә дә тәэсир итми калмады. Әмма без барлык каршылыкларны да җиңә барабыз. Безне сындырырга мөмкин түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев